Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан укучылары онлайн-дәресләрдә финанс белемен алачак

Россиянең банкы 2021 елның 21 гыйнварында мәктәп һәм көллият укучылары, шулай ук балалар йортларында һәм интернат мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр өчен «Финанс белеме онлайн-дәресләре» проектының язгы сессиясен башлап җибәрә.

Быел онлайн-дәрескә өйдән индивидуаль рәвештә кушылырга мөмкин булачак, ә белем бирү учреждениеләреннән сыйныф составында гына түгел.

Тыңлаучылар бизнес өчен җыйган акчалар, кредитлар һәм иминиятләштерү, финанс инструментлары, салымнар һәм пенсия тупланмалары, шулай ук банк картасыннан ничек куркынычсыз файдалану һәм мошенникларга каршы тору турында беләчәкләр. Яңа расписаниедә биржа экспертлары уздырачак инвестицион грамоталылык нигезләре буенча дәресләр дә бар.

19 тема буенча җиде модуль каралган. Һәр дәрес 45 минут дәвам итәчәк. Сыгылмалы график мәктәп расписаниесе челтәрендә дә, шулай ук өстәмә белем бирү программаларында да онлайн-дәресләр кертергә мөмкинлек бирәчәк.

Онлайн-дәреснең кызыклы темасын сайларга һәм проектта катнашуның барлык детальләрен түбәндәге адрес буенча белергә мөмкин: http://dni-fg.ru/. "Финанс белеме онлайн-дәресләре" проектының язгы сессиясе 23 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда финанс белеме буенча онлайн-дәресләрдә Татарстанның барлык мәктәпләре - 1,2 меңнән артык уку йорты катнашты. Бу күрсәткеч буенча республика Россиянең барлык төбәкләре арасында алдынгы урынны яулады. Республика мәктәпләрендә 222 меңнән артык кеше караган. Узган ел иң актив районнар булып Азнакай, Буа, Чүпрәле, Балык Бистәсе һәм Сарман районнары танылды - биредә 100% мәктәп проект башыннан ук онлайн-дәресләргә кушылды.

"Банк финанс белемен күтәрү буенча күпсанлы онлайн-проектларны гамәлгә ашыра, шул исәптән үсеп килүче буынны да. Дистанция форматы агымдагы вәзгыятьтә аеруча актуаль булды һәм финанс культурасы нигезләрен иң ерак торак пунктларга җиткерергә мөмкинлек бирә. Без гражданнар ягыннан да финанс белеме мәсьәләләре белән кызыксыну артуын күрәбез. Мәсәлән, күптән түгел узган Бөтенроссия онлайн-зачеты республикада яшәүчеләр 90 мең тапкыр узган, - дип билгеләп үтте Банкның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев