Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан укучылары финанс белеме буенча республика сыйныф сәгатендә катнашты

Финанс белеме буенча онлайн-чарага республиканың барлык районнарының 900дән артык мәктәбеннән өлкән сыйныф укучылары кушылды. Чараны Россия Банкының Идел-Нократ ДУ Татарстан Республикасы буенча Милли банкы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе белән берлектә үткәрде.

10-11 сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате кибермошенник темасына багышланган иде.
Укучыларга хәзерге мошенникларның нинди хәйләләр куллануы һәм аларга ничек эләкмәү турында сөйләделәр. "Россия Банкы бәяләве буенча, 60%тан артык санкцияләнмәгән операцияләр "социаль инженериягә" туры килә. Җинаятьче өчен кеше - идарә объекты. Алдакчы кирәкле "төймәләргә" басып, үз дигәненә ирешә һәм кешеләр конфиденциаль мәгълүматны ача, акчаны ниндидер счетка күчерә. Җинаятьчеләр курку, кызыксыну һәм баерга теләү хисләрендә уйныйлар, - дип искәртте Россия Банкының Идел-Нократ ДУ Татарстан Республикасы буенча Милли банкы идарәчесе Марат Шәрифуллин.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы соңгы вакытта республикада һәм Казанда, аерым алганда, мошенниклык очракларының күбрәк теркәлүен билгеләп үтте, җинаятьчеләр телефоннан банкларның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре булып танышалар һәм янәсе банктагы карталардан санкцияләнмәгән акча алу яки кредитларны законсыз рәсмиләштерү турында хәбәр итәләр. Шундый шалтыратулар аркасында Казан халкы атна саен аферистларга 15 млн. сум тирәсе күчерә.

Мондый ситуациядән качу өчен түбәндәгеләр киңәш ителә:
- таныш булмаган кешеләрдән килгән бөтен мәгълүматны тикшереп чыгарга;
- һич кенә дә билгесез счетларга акча күчермәскә;
- уяу булырга һәм мошенникларның хәйләләренә бирешмәскә.

Әгәр дә сез җинаять корбаны булгансыз икән - кичекмәстән полициягә "02" яки "112" телефоннары буенча хәбәр итегез.

Укучылардан, өй эше сыйфатында үз туганнарына, дусларына һәм танышларына киберкуркыныч кагыйдәләрен искә төшерүләрен үтенделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев