Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан «Сан алу-2021» барышында Россия лидерлары унлыгына керде

Бөтенроссия халык санын алуның беренче 10 көне йомгаклары буенча Татарстан миллионнан артык кешене исәпкә алган Россия төбәкләре унлыгына керде. Бу хакта бүген Татарстанстатта хәбәр иттеләр.

"Исәпкә алынган татарстанлыларның гомуми саныннан 64%ы, катлаулы эпид-вәзгыятькә карамастан, исәпкә алучыларга ышаныч белдергәннәр, исәпкә алуның көндезге формасын сайлаганнар, шулай ук стационар участокларда, шул исәптән КФҮдә исәпкә алынганнар. Безнең төбәктә барлык халык санын алучы персонал маскалар һәм перчаткалар белән тәэмин ителгән, 70%тан артыгы вакцинация узган ", - дип билгеләп үттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә исәпкә алынган республика халкы саны буенча Татарстан ил төбәкләренең беренче җиделегендә һәм Идел буе федераль округында лидер булып тора. Безнең төбәктә халык санын алуда электрон катнашкан өлеше уртача Россия күрсәткеченнән артып китте.

Элегрәк “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, халык санын алуны үткәрү өчен республика буенча 1,1 меңнән артык контролер, 7 меңнән артык исәп алучы һәм 58 инструктор сайлап алынган. Республикада ВПН-2020 үткәрүдә барлыгы 8,5 меңнән артык кеше катнашты. Халык санын алуга беренче тапкыр 485 волонтер җәлеп ителде. Бу студентлар, 16 яшьтән өлкәннәр һәм 55 яшькә кадәргеләр. Алар КФҮтәге стационар исәп участокларында эшлиләр, исәпкә алу һәм аны онлайн үтү мөмкинлекләре турындагы гомуми сорауларга җавап бирәләр, шулай ук интернет-исәпкә алуда ярдәм таләп ителгәннәргә консультацияләр бирәләр.

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең беренчел нәтиҗәләрен киләсе елның апрелендә ясаячаклар, ахыргы нәтиҗәләрен - 2022 ел ахырына кадәр. Беренче көнне халык санын алу кампаниясендә РФ Президенты Владимир Путин да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев