Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районның Иҗтимагый советы составына гражданнардан, коммерцияле эшчәнлек алып бармый торган социаль юнәлештәге оешмалардан тәкъдимнәр кабул итү турында хәбәр

2014 елның 21 февралендә Яшел Үзән муниципаль район советының 363нче карары белән расланган Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль район Иҗтимагый советы турында положениегә ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районның Иҗтимагый советы (алга таба - Иҗтимагый совет) составына коммерцияле эшчәнлек алып бармый торган социаль юнәлештәге оешмалардан һәм аерым гражданнардан...

2014 елның 21 февралендә Яшел Үзән муниципаль район советының 363нче карары белән расланган Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль район Иҗтимагый советы турында положениегә ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районның Иҗтимагый советы (алга таба - Иҗтимагый совет) составына коммерцияле эшчәнлек алып бармый торган социаль юнәлештәге оешмалардан һәм аерым гражданнардан тәкъдимнәр кабул итү игълан ителде.
Иҗтимагый совет составына Татарстанның Яшел Үзән муниципаль район территориясендә яшәүче 18 яшькә җиткән кешеләр, коммерция эшчәнлеге алып бармый торган социаль юнәлештәге оешмаларның вәкилләре керә ала. Шул ук вакытта, аларның, Иҗтимагый совет алдында торган мәсьәләләрне хәл итү өчен кирәкле булган профессиональ сыйфатлары, шуңа ярашлы белеме, шушы өлкәдә эшләү тәҗрибәсе исәпкә алына.
Россия Федерациясенең - хөкүмәт, федераль дәүләт, РФ субъектларының дәүләт вазифаларын, Татарстан Респуб­ликасы дәүләт гражданлык хезмәте вазифаларын, муниципаль хезмәт вазифаларын, шулай ук җирле үзидарә органнарында сайлап куела торган вазифаларны биләүче затлар, суд карары нигезендә хезмәткә яраксыз дип табылган һәм дә хөкем карарын тутырып бетермәгән затлар Иҗтимагый совет составы әгъзасы була алмый.
Иҗтимагый совет составына тәкъдим ителгән кандидатларны күрсәтү срогы - әлеге хәбәр басылып чыккан көннән алып 30 календарь көн.
Тәкъдимнәр язма рәвештә Яшел Үзән муниципаль район башлыгы исеменә кабул ителә. Адрес: Яшел Үзән шәһәре, Ленин урамы, 41А йорты, 316нчы кабинет. Эш көннәрендә сәгать 8дән 5кә кадәр, төшке ял вакыты сәгать 12дән 1гә кадәр. Тел. 4-22-86.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X