Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы көллиятләре һәм техникумнары

Казан ярминкәсендә авыл хуҗалыгы продукциясен күрсәтәчәк.

Һәр муниципаль район мәгариф оешмалары белән берлектә үз мәйданчыгын оештыра.
Казанда 26 сентябрьдә Татарстан мәгариф оешмалары катнашында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык-сәнгать һөнәрләре эшләнмәләре ярминкәсе узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алдагы еллардагы кебек үк, һәр муниципаль район үз мәйданчыгын көллиятләр һәм техникумнар, шулай ук мәктәпләр һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре белән берлектә күрсәтәчәк», - диелә хәбәрдә.

Ярминкәдә шәһәр халкына арзанлы бәядән камыр ризыклары, консервацияләнгән һәм җиләк-җимеш продукциясе, бал, сөт продуктлары, бөртекле культуралар, йомырка, шулай ук агачтан һәм металлдан ясалган эшләнмәләр, декоратив-гамәли иҗат предметлары, тегү эшләнмәләре һәм башка товарлар тәкъдим итәчәкләр.

Моннан тыш, ярминкәгә килүчеләр яшь архитекторлар, столярлар, тимерчеләр, келәм осталары эшләнмәләрен сатып ала, шулай ук республиканың муниципаль районнары укучылары әзерләгән иҗади номерларны бәяли алачак.

Чара барышында берничә номинация буенча район ярминкә төзелешләре конкурсы узачак: «Ярминкә урынын иң яхшы бизәгән өчен», «Ярминкәнең мәдәни-массакүләм программасында актив катнашкан өчен», «Күргәзмә продукциясенең иң яхшы ассортименты өчен», «Продукция сатуда иҗади якын килү өчен», «Ярминкә урынын югары дәрәҗәдә оештырган өчен».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев