Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан онкологлары хатын-кызларны маммография узарга чакыра

50 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар куркыныч астында. Статистика буенча, онкологик авырулар арасында таралу буенча күкрәктәге яман шеш икенче урында тора.

Ел саен ул меңләгән гомерне алып китә, ди табиблар. Һәм еш кына авырулар шеш артык зур булганда гына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. 
Татарстан онкологлары хастаханәдә тикшерүне үтү өчен һәрвакыт озын чират булуына күнеккән инде. Быел манзара бөтенләй башка. Илле яшьтән артык булган бөтен кешеләр елына бер тапкыр маммографияне узарга тиеш. Онкологларның бу яшьне иң куркыныч дип атый. 
Башлангыч стадиядә ачыкланган яман шеш күпчелек очракта тереләчәк, ди фән. Онкологлар искәрткәнчә, мәҗбүри тикшерүләрне һичшиексез үтәргә кирәк, җитмәсә, безнең илдә маммография бушлай. 
Республика онкология диспансерында бушлай тикшерүгә 202-23-91 телефоны буенча язылырга мөмкин. Үзең белән паспорт, СНИЛС һәм медицина полисы булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев