Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан милли проект буенча күперләрне реконструкцияләү программасында катнашачак

- Республикабыз «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты буенча күперләрне реконструкцияләү программасында катнашырга планлаштыра - дип хәбәр итә республиканың транспорт министрлыгы башлыгы Ленар Сафин.

23 гыйнварда төбәк башлыклары белән киңәшмә барышында Россия транспорт министры Евгений Дитрих күперләр һәм юлүткәргечләр төзү һәм ремонтлау программасына 1,2 трлн сум бүлеп биреләчәген хәбәр итте. Ленар Сафин сүзләренчә, Татарстан әлеге программада актив катнашачак. Программага кертү өчен республиканың уннан артык күпере буенча тәкъдимнәр әзер инде. 
Бүген Татарстанның төбәк юлларында 56 күпер авария хәлендә. 2019 елда ТРда 11 яңа күпер төзелде, 7сен ремонтладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев