Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан хаҗилары Мәккәгә килеп җитте

Сәфәр барышында хаҗиларны 15 табиб озатып йөри

Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме Мәккәгә 17 сентябрьдә китте, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Олы хаҗ гамәлләрен башкару өчен килгән дин кардәшләребез өчен биредә барлык уңай шартлар тудырылган. Хаҗилар 4-6 кешегә исәпләнгән кунакханә бүлмәләрендә яши. Кунакханәгә махсус үткәрү кәгазе белән генә кереп була, шуңа күрә чит кешеләр бирегә үтеп керә алмый. Ул Әл-Харам мәчетеннән 3,5 км ераклыкта урнашкан. Һәр 15-20 минут биредән мәчеткә "ДУМ РТ Хадж"ның автобуслары йөреп тора.
Хаҗиларны көнгә ике тапкыр ашату каралган, чәй һәм каһвә белән тәүлек буе тәэмин итәләр. "ДУМ РТ Хадж" программасы буенча изге хаҗ сәфәрен кылучыларга туганнары белән элемтәдә булу өчен җирле SIM-карталар тараттылар, кунакханәдә бушлай wi - fi да бар. Сәфәр барышында хаҗиларны 15 табиб озатып йөри. Кунакханәдә түәлек буе 2 медпункт эшләп килә. Хаҗны үтәгәндә дә алар Минә һәм Гарәфә үзәне тирәсендә урнаштырылачак.

Мәгълүмат татар.информнан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев