Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан балыкчылары Камада мутант-балык тоткан (+фото)

Татарстан балыкчылары Камада мутант-балык тотканнар.

Үзләренең табышлары белән мактанып, балыкчылар социаль челтәрләрдә бу "могҗиза"-балыкның фотоларын урнаштырырга ашыкканнар. Бу фотоларда куркыныч кыяфәтле балык төшерелгән. Балыкчылар бу очлы тешле мутантны гади селәүченгә тоттык дип ышандыралар. Кайбер балыкчылар әйтүенчә, бу балык мутацияләнгән ротан балыгы булырга мөмкин. Ротан балыгы аквариум тотучылар арасында күпмедер вакыт элек популяр булган икән. Ул балык бер дә нәзберек булмавы - теләсә нинди шартларда яши алуы белән аерылып торган. Шуңа күрә аны иреккә - гади сулыкка җибәреп караучылар да табылган. Шул вакыттан бирле бу ротан балыгының сулыкларда кышлый алуы, үрчи алуы билгеле булган.

http://prokazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев