Татар Танаенда – истәлекле мәҗлес
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан хәзер авылларда булсынмы, шәһәрдәме - ветераннар белән истәлекле очрашулар оештырыла.
70 ел кыска вакыт түгел, еллар узган саен, сугыштан исән-сау әйләнеп кайтучыларның гына түгел, тылда армый-талмый эшләгән, фронтны туйдырган тыл хезмәтчәннәренең дә сафы сирәгәя.
Татар Танае авылы мәчетендә бәйрәм якынлашкан көннәрдә хөрмәтле ветераннар авыл халкы өчен бик зур итеп Коръән мәҗлесе оештырдылар. Бу истәлекле мәҗлескә алтмыштан артык кеше килеп, алар арасында хөрмәтле кунаклар да күп иде.
Мәҗлесне Коръән уку белән башлап җибәрделәр. Аны, әлбәттә инде, кунакларның берсе - Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинга тапшырдылар. Сугышта ятып калганнар рухына багышлап догалар кылынды. Хөрмәтле ветераннардан, элеккеге колхоз рәисе Тәлгать Гыйниятуллин совет чорында колхоз тормышын, анда тырышып эшләгән авылдашларын искә алса, тыл хезмәтчәннәренең дә сөйләр сүзләре күп булды. Алар күргән михнәтләрне бер күрешүдә генә сөйләп бетереп булмый шул. Әминә Салихова авыл тарихына тукталып, бик күп якты истәлекләре белән уртаклашты. Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин авылдашларын бәйрәм белән котлады. Сугыш чоры, аннан соңгы илне торгызу еллары, танайлыларның керткән өлеше, намуслы хезмәте турында искә алынды. Татар Танаеннан фронтка 170 кеше китеп, канкойгыч сугышны узган, шуларның нибары 70е генә сугыштан кайта алган. Ничә генә ел үтсә дә, беркем дә бу сугышта авылдашларының батырлыгын оныта алмас. Шуңа күрә дә инде яу кырында ятып калганнарны хәтердә тотып, исән ветераннарны онытмаска, алар турында кайгыртырга кирәк.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА.
Язманың тулырак вариантын газетаның 34нче саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев