Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар мәктәбе – Сезгә һәйкәл ул!

Күптән түгел Васильевоның 3нче урта мәктәбендә зур бәйрәм булып узды. Бу бәйрәм мәктәпнең беренче директоры Мәүлиха Вазыйхованың юбилее уңаеннан әзерләнгән иде. Юбилярны котларга дип күп кенә мөхтәрәм кунаклар җыелды. Алар юбилярга үзләренең йөрәкләреннән чыккан матур теләкләрен җиткерделәр. Мәүлиха Вазыйхова олы хөрмәткә лаек шәхес. Ул үзенең бар гомерен яшь буынны тәрбияләүгә...

Күптән түгел Васильевоның 3нче урта мәктәбендә зур бәйрәм булып узды. Бу бәйрәм мәктәпнең беренче директоры Мәүлиха Вазыйхованың юбилее уңаеннан әзерләнгән иде.
Юбилярны котларга дип күп кенә мөхтәрәм кунаклар җыелды. Алар юбилярга үзләренең йөрәкләреннән чыккан матур теләкләрен җиткерделәр.
Мәүлиха Вазыйхова олы хөрмәткә лаек шәхес. Ул үзенең бар гомерен яшь буынны тәрбияләүгә җанын-тәнен биргән кеше.
1992 елда «Телләр турындагы закон» кабул ителгәннән соң, хөкүмәтебезнең бу законын гамәлгә ашыру йөзеннән, Васильево бистәсендә, җәмәгатьчелек һәм халык соравы буенча, 1997 елда бистәдә татар мәктәбе ачарга дигән карарга кул куелды. Мәктәпнең директоры итеп Мәүлиха Вазыйхова билгеләнде.
Мәктәп үзенең эшчәнлеген 47 укучы һәм 5 укытучы белән башлап җибәрде. Бистә халкының 27процентын гына татарлар тәшкил итүен исәпкә алсак, бистәдә татар мәктәбе эшли башлау - үзе үк зур вакыйга. Мәктәп коллективы алдында төп бурыч булып - татар милләтеннән булган балаларда аны теленә мәхәббәт тәрбияләү, татар халкының, сәнгатен, гореф-гадәтләрен өйрәтү өчен шартлар булдыру мәсьәләләре белән бергә, кадрлар туплау, дәреслекләр, методик кулланмалар, уку әсбаплары белән тәэмин итү, матди-укыту базасын ныгыту торды. Төп проблемаларның берсе - мәктәпнең бина проб­лемасы иде. Шушы барлык авыр­лыклар аның җилкәсенә төште. Көчле рухлы булуы аркасында, ул бу авырлыкларга бирешмәде, үзенең алдына куйган бурычларны җиренә җиткереп башкарды.
Кичәбезнең кунагы Рөстәм хәзрәт әйткәнчә, чыннан да, әлеге эшләп килүче Татар мәктәбенең мәһабәт бинасы, Мәүлиха Вазыйхова, башкарган хезмәтләренә һәйкәл булып тора.
Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган эшләре һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен Мәүлиха Вазыйховага 2000 елда - ТР Президентының «Рәхмәт хаты», 2005 елда - «РФ мәгарифенең почетлы хезмәткәре» дигән күкрәк билгесе, 2010 елда Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый берләшмәләренең Халыкара бүлегенең «Рәхмәт хаты» белән бүләкләнде.
Филсинә Гыймадиева,
укытучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев