Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар Исламында юл салынып бетте

Күп еллардан бирле авылыбыз юлсызлыктан интегә иде.

2015 елда планга кертелгән эш 2016 елда башланып та китте: җир күтәртелде. Һәр җирдә скептиклар булгалый бит инде. Эш гөрләп барганда, бусы болай, тегесе тегеләй түгел дип, эш беткәнне дә көтмичә, кайсыдыр авылда яшәүче дачниклар кеше котыртып, жалоба язарга да өлгерделәр. Югыйсә, юл төзүчеләр бар эшне дә проект буенча эшләделәр. Алар өчен юлчылар алдында без гафу үтенәбез.
77 яшемә җитеп, күп оешмаларның эшчәнлеген күз алдыннан уздырырга туры килде. Әмма бу юл салучылар оешмасы шикелле бердәм, җитез, үз эшен тирәнтен белеп, җиренә җиткереп эшли торганнарын бик сирәк күрдем. Халыкта бер әйтем бар бит - «бал кортлары шикелле эшлиләр». Менә бу егетләр-кызлар да нәкъ шулай. Кызу, яңгыры, салкыны дип тормыйлар - эшләре гел эшләүдә. Читтән күзәткәндә дә сокланып карап торасың: һәркайсы эштә, тик торган бер генә кеше дә юк. Иртән 7 сәгатьтә эшләрен башлап кичке сигезләргә кадәр баш күтәрмиләр. Күрәсең, оешма башлыгы - Илдар Яруллин кадрларны сайлый да, эшләтә дә белә. Баш инженер Руслан Шәрәфетдинов, мастерлары Рәмил Бикмуллин һәм Ильяс Нәҗмиев, бригадирлары Радик Әхмәтҗанов һәм алар кул астында эшләүчеләр үз хезмәтләрен җиренә җиткереп башкардылар. 1 июльгә эшләрен төгәлләп киттеләр. Олы юлга кадәр матур итеп асфальт юл салдылар. Авыл эчендәге юлга вак таш җәйделәр. Хәтта юл кырыйларына үләннәргә кадәр чәчтеләр. Яңгыр, кар дип тормыйча әби-бабайлары, әти-әниләре, туганнары янына балалар, оныклар, кунаклар бер дә курыкмыйча машиналары белән юл тотарлар, Ходай кушса. Авылда машиналары булган кешеләр турында сүз дә юк инде. Изгеләр чишмәсенә килүчеләргә чишмә янына мәйданчык та ясап куйдылар.
Юл төзүчеләргә авылдашларым һәм үз исемемнән бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Аларның авырмыйча, ватылмыйча, хәвеф-хәтәрсез эшләүләрен телибез.
Мәхмүт Заһидуллин.
Татар Исламы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев