Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар Исламы – кечкенә, ил алдында абруе зур

Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы турында сөйләшеп, оныгым белән «Хәтер китабы»н актарып утырабыз. Колагымда - сугыш гөрелтесе, күзләремдә - яшь.

Сугыш чоры баласы булганга, туган илемдә бу фаҗиганең онытылмас яралары әле дә нык сакланганын мин бик яхшы беләм. Безнең буын кешеләре яшь буынга бу елларның һәр гаиләгә никадәр хәсрәт, күпме күз яшьләре алып килүен сөйләргә тиеш.
20-30 яшьлек ир-атлар яшь­­ли башларын салган бу сугышта. Аларның күбесе җирләнмәгән дә. Хәбәрсез югалган булып исәп­ләнә.
Ачасыр, Норлат, Күгеш, Күгәй, Шырдан һәм башка күрше авыллары егетләре бу аяусыз сугышта Балтыйк буе, Польша, Чехословакия, Австрия, Венгрия, Германия җирләрендә һәлак булган.
Кечкенә генә 30 йортлы Татар Исламы авылыннан 47 кызылармеец Ватанны фашистлардан азат итәргә киткән һәм шуларның 23е төрле җирләрдә ятып калган.

Фаягөл Ситдыйкова.
Татар Исламы - Яшел Үзән

Язманың тулырак вариантын газетаның 27нче саныннан укый аласыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев