Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Tatar-inform.tatar - tatar доменында беренче яңалыклар сайты

30 августта, Республика көнендә Татарстанда .tatar. домен зонасында беренче яңалыклар сайты эшли башлады.

Tatar-inform.tatar адресы буенча "Татар-информ" информацион агентлыгының татар телле версиясе урнашты. Ул моңа кадәр рус телле версиянең домен асты булып, тәрҗемә ителгән нөсхәсе иде.

Хәзерге вакытта "Татар информ" матбугат агентлыгы көн саен Татарстан, Россия һәм чит илләр тормышы турында 60тан артык яңалык чыгара. Редакциянең төп максаты - Татарстан һәм татар халкы өчен мөһим булган вакыйгалар, күренешләр турында мәгълүмат бирү, укучыларны җәелдерелгән көнүзәк хәбәрләр белән таныштыру.

Tatar-inform.tatar сайтының мобиль версиясе дә бар. Шулай ук ул - Facbook, VK, Instagram, Twitter, OK социаль челтәрләрендә дә тәкъдим ителгән. Киләчәктә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы яңалыкларына Telegram һәм WhatsApp мессенджерларында да язылырга мөмкин булачак.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы 2016 елның июнендә яңартылды. Соңгы өч айда редакция чыгарган эксклюзив яңалыклар саны 30%ка артты. Редакция шулай видеоконтент - әңгәмә, репортаж, сюжет әзерли башлады. Июньнән августка кадәр Tatar-inform.tatar сайтына керүчеләр саны 6 тапкырга арткан, бүгенге көндә ул шундый ук электрон мәгълүмат чаралары арасында иң еш керелә торган сайтларның берсе.

Хәзерге вакытта "Татар дөньясы", "Мәдәният", "Рәсми хроника", "Авыл", "Икътисад, "Дин" һәм башка рубрикалар тәкъдим ителгән. "Аналитика һәм күзәтү" бүлегендә анализлы язмалар, "Әңгәмә"дә - төрле темага интервьюлар, "Татар матбугаты"нда - татар газета-журналында басылган актуаль язмалар.

Редакциянең аерым юнәлеше булып, татар телендә, татар җәмгыятен борчыган темаларга матбугат конференцияләре әзерләү һәм уздыру тора.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы үз эшен 1990 елның 6 июнендә башлаган иде. Бу Советлар Союзы һәм Россия Федерациясендә беренче региональ мәгълүмат агентлыгы.

Tatar домены 2013 елда Татарстан Хөкүмәте тарафыннан бөтендөнья интернет челтәрендә республиканы тәкъдир итү мөмкинлеген арттыру максатыннан теркәлгән иде. Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе яңа доменда популярлаштыру өчен ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев