Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ташландык йортта кем яши?

Күгеш авыл җирлегендә үткән Ачык хат көнендә авылларда яңа төр кыенлык барлыкка килүе ачыкланды. Хуҗасыз калган өйләр - халыкны борчыган проблемага әйләнә бара. Чирдән интеккәнне эте дә, бете дә талый диләр халыкта. Күгеш ягындагы проблемаларны ишеткәч, ирексездән, шушы әйтем килде күңелгә. Әйе, борчый торган мәсьәләләр ишле анда. Җирлек башлыгы Илдар...

Күгеш авыл җирлегендә үткән Ачык хат көнендә авылларда яңа төр кыенлык барлыкка килүе ачыкланды. Хуҗасыз калган өйләр - халыкны борчыган проблемага әйләнә бара.
Чирдән интеккәнне эте дә, бете дә талый диләр халыкта. Күгеш ягындагы проблемаларны ишеткәч, ирексездән, шушы әйтем килде күңелгә. Әйе, борчый торган мәсьәләләр ишле анда. Җирлек башлыгы Илдар Нотфуллин үзенең исәп-хисап чыгышында яшермичә әйтеп чыкты аларны. Айдар, Әрә, Күгеш авылларында халык кими. Узган ел унсигез кеше дөнья куйган. Туган балалар исә алты бөртек кенә. Урта мәктәпләрендә дә илле бала гына укый. Өч авыл халкын да юлсызлык интектерә. Шуңа өстәп, Әрә авылына илтүче юл, тирән чокыр аша күпер булмау сәбәпле, өзелгән хәлдә. Күгеш клубы да чиккә җитеп искергән. Айдар авылында электр линиясе чыбык­ларын күп урында агачлар үсеп каплаган... Инде менә хуҗасыз калган өйләрдә дә тавыш чыккан. Гадәттә, андый тораклар ташландык хәленә килә, әмма искерсә дә, анда да кем дә булса яшәве мөмкин икән шул.

Язманың тулы вариантын газетабызның 12 февраль санынна укый аласыз.


Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X