Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ташкабак холестеринны һәм гәүдә авырлыгын киметә, ә иммунитетны арттыра

Бакчаларда ташкабак өлгерә башлады.

Әлеге яшелчәдән бик күп тәмле ризыклар әзерләп була, шул ук вакытта ул организм өчен дә файдалы булып тора. Ташкабакта аскорбин кислотасы, А витамины, калий, магний, тимер, кальций кебек микроэлементлар бар. Шуның белән ул организмнан начар холестеринны, агулы матдәләрне чыгара, гәүдә авырлыгын киметә, ашкайнату процессын яхшырта, ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеген көйли. Болардан тыш, иммунитетны арттыра, йөрәк-кан системасына уңай йогынты ясый, чәчләрне ныгыта.

Ташкабакның чәчәген аллергиягә каршы кулланалар. 500 мл кайнар су өстенә ун чәчәк салып, ике-өч сәгать төнәтәбез. Көненә биш тапкыр ашау арасында эчәбез. Рецептны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!

Шәһри Казан сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев