Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тамашачыга кытлык юк

Бу атнада мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Безнең район һәм шәһәрдә 832 мәдәният хезмәткәре эшли, 100гә якын мәдәният учреждениесе исәпләнә. Узган ел Олы Якедә мәдәният йорты салынган булса, быел сентябрьгә Васильевода шундый ук бина төзелеп бетәргә тиеш. «Безнең подписчик» сәхифәсенең бүгенге кунагы да Карагуҗа мәдәният йорты директоры Эльза Кучкарова.
Карагуҗа авылы халкына көнләшми мөмкин түгел. Зур, якты, заманча, яңа мәдәният йорты бар аларның. Элеккеге мунча өе кебек клуб түгел инде бу. Хәер, ул чакта да Карагуҗаның мәдәният учагы гөрләп торды. Чөнки гомер-гомергә биючеләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылары белән дан тоткан авыл бу.
- Эльза, мәдәният хезмәткәрләренең эшен яхшы беләбез. Хезмәт хакы түбән булуга карамастан, сез гел яңа идея­ләр белән янып, халыкка бәйрәм бүләк итүчеләр. Синең эшеңә килгәндә, авырлыгы нәрсәдә?
- Авырлыгы юк инде аның, бары яшьләрне сәхнәгә чыгару, аларны кызыксындыру, нәрсә белән дә булса җәлеп итү читенрәк. Ул яктан безнең өлкәннәр бик актив, алар безнең эшебездә төп терәк дисәң дә була. Болай безнең эш өч төркемгә - балалар, яшьләр һәм өлкәннәргә бүленгән. Мин үзем дә кечкенәдән сәхнәдә үскән кеше. Шуңа да бу һөнәр күңелемә бик якын.

(Язманы тулысынча газетабызның 22нче саныннан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X