Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Талы, талы, талы бөгелеп тора...

Бөгелерсең... Биш гасырлык чал тарихның шаһиты бит ул. Алты кыз кочагына сыярлык юан кәүсәле бу талның югары ботаклары, күпне күргәнлектәндер, каерылып җиргә иелгән. Нинди серләр саклый икән бу борынгы агач? Без аңларлык теле булса икән! Юк шул. Әлегә аның телен аерылгысыз дускае, астыннан челтерәп агып чыгучы чишмә генә аңлыйдыр...

Кече Шырдан авылында Каюм чишмәсе тибеп торган уйсулыкны үзенең искиткеч зур ябалдашы белән каплап, әйтерсең, чит-ят күзләрдән, хәвеф-хәтәрләрдән саклап утыра әлеге тал. «Тапкансың икән язар нәрсә!» - дияргә ашыкмагыз. Килешәм, таллар һәр авылда бар, ләкин мондый Русдерево реестрына кертелгәне безнең якларда бүтән юк! Үсеп утырган урыны да нинди бит әле: танылган мәгърифәтче Каюм Насыйри туган авылда, аның исеме бирелгән чишмә янында. Элек бу урын чистартылып, каралып торгандыр, әлбәттә. Олы Шырдан авылы җилеге башлыгы Рәис Кәримов әйтүенчә, исеме дә юкка гына «Каюм чишмәсе» түгел икән бит.

Гөлнара ВӘЛИЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 56нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев