Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Талаучы 40 минут эчендә тотылган

Эчке эшләр бүлегенең патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре төнлә пенсионер хатынны талаган 48 яшьлек ирне "кайнар эздән" тоткарлый.

Төнге берләр тирәсендә 66 яшьлек хатын иптәш хатыны яныннан Гоголь урамына өенә кайтырга чыга. Артыннан кемнеңдер иярүен сизми дә кала. Теге кеше аның артыннан подъездга кереп, хатынның ашамлыклар салынган сумкасын талап ала. Зыян күрүче шунда ук полициягә шалтырата һәм талаучының билгеләрен дә атый. 40 минуттан соң ППС хезмәткәрләре шәһәр базары яныннан бу ирне тоткарлый. Ачыкланганча, бу кеше бер атна элек кенә ирегеннән мәхрүм ителгән урыннан кайткан булган. Тоткарланучыга карата җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев