Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Талантының нигезендә – гаилә тырышлыгы

Хәзерге әти-әниләрнең тырышлыгына, балалары өчен ут йотып торуларына, аларның киләчәге турында кайгыртып яшәүләренә ис китәрлек. Күпчелек ата-аналар шундый. Сякаевлар гаиләсен генә алыйк.

Көтеп алган балалары  Софиянең  начар ишетүе турында   белгәч, аяз көнне яшен суккан кебек булса да, әти-әни  югалып калмый, баланың тиешле дәрәҗәдә үсеше өчен  барысын да эшләргә тырыша. София  4 яшендә дә  начар сөйләшүенә карамастан, «Доверие»  физик мөмкинлекләре чикле  балаларны тернәкләндерү  үзәгенә йөрүчеләр арасында  иң активы, сөйкемлесе булып таныла һәм үзәктә нинди чаралар  үткәрелә, барысында да актив катнаша башлый. Үзәк белгечләре  бу  кызның талантын шунда ук күреп ала. Әнисе аны вокал, бию дәресләренә йөртә, ә София  үзе бик теләп флейтада уйнарга өйрәнә башлый.
Үсә төшкәч,  профессиональ  белгечләрдә шөгыльләнә  башлый ул. «Смайл» вокаль  студиясендә җырлый, «ВЭД»та бию серләренә төшенә. Хәтта бассейнда шөгыльләнергә дә вакыт таба  талантлы кыз.
Тырышлык юкка китми билгеле. Узган елгы казаныш­ларны санап тормыйча, быелгы җиңүләрен дә атау җитә. Ул ишетмәүче балалар һәм өлкәннәрнең  бөтенроссия  фестиваленең (Мәскәү), балалар  иҗаты буенча бөтенроссия  мәдәни-хәйрия фестиваленең (Казан) дипломанты, күп санлы грамоталар иясе.  
Софиянең уңышларының артында, әлбәттә, гаилә  тора. Салих Кашаф улы Сякаев  Әйшә урман хуҗалыгында эшли.  Гаиләдә  баланы тернәкләндерү өчен  матди якны  кайгырта. Ә  Рушания Алековна Гумерова исә ике кызын тиешенчә тәрбияләү һәм  белем бирү өчен  барысын да эшли.
Бу матур гаиләгә  бәхет телисе килә. Ә бәхет ул – балаңның  сәламәт булуы, сабыеңның кечкенә генә уңышларын да  зур итеп кабул итә  алган пар канатның  бергә талпынуы.

Сәрия Галимова.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X