Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тагын беренче!

Тиздән Норлат спортчылар авылына әйләнмәгәе.

Авыл яшьләренең тәртипле, начар гадәтләргә бирешмичә, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен үзеннән зур өлеш кертүче, спортка җаны-тәне белән бирелгән авыл җирлеге башлыгыбыз бар безнең. Менә тагын Яшел Үзән муниципаль районы оештырган ачык спорт фестиваленә барыр өчен оештыру эшләрен башлап йөрүче кеше И. Ф. Баһаветдинов булды. Ярышлар районыбызның дүрт авыл җирлегендә Васильево, Норлат, Октябрьcкое һәм Обсерваториядә уздырылды. Гүзәл затларыбыз көненә багышлап уздырылган бу спорт фестивалендә безнең команда шайбалы хоккей буенча 6:5 исәбе белән Октябрьскийларны җиңде. Ә волейбол уйнау буенча, шулай ук, безнекеләргә җитешле булмады,егетләребез дә, хатын-кызлар командасы да беренчелекне яулады. Мини-футболда да, чаңгы ярышларында да сынап карадылар үзләрен, чаңгыда алган өченче урында, киләчәктә стимул булыр өчен менә дигән бәя. Авылдашларыбызның спортта ирешкән уңышларына шатландык та, горурландык та. Ярышта җиңүчеләргә иганәчелек иткән шәхси эшмәкәрләргә, транспорт белән ярдәм иткән балалар йорты һәм торак-коммуналь хуҗалыгы оешмасы җитәкчеләренә зур рәхмәт, алар да читтә калмыйча авыл җирлегендә уза торган чараларда актив катнашалар.

Розалия Ибраһимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев