Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Табибларга фатир ачкычларын министр үзе тапшырды

Яшел Үзәндә Гоголь урамында яңа төзелгән йорттан үзәк район дәваханәсендә эшләүче ике яшь гаиләгә фатир бирелде.

Фатир ачкычларын тапшырырга ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин үзе килде.

- Мин үзем гаилә тормышымны 10 квадрат метрлы бүлмәдән башлаган кеше, - диде министр шәһәр үзәгендә инновацион технологияләр нигезендә төзелгән бу йорттан фатир алган гаиләләргә. - Сезгә, яшь белгечләргә, шәһәр җитәкчелеге зур бүләк ясады, кадерен белегез. Балаларыгыз күп булсын, гаилә шатлыгы - балаларда.

Вафиннар һәм Вершининнар гаиләләре үзәк район дәваханәсендә эшләүче яшь белгечләр булып, муниципалитетның аларга мондый зур бүләк ясавына шатлыкларын яшермәделәр, рәхмәт җиткерделәр.
Исегезгә төшерсәк, Яшел Үзәндә медицина өлкәсенә яшь белгечләрне җәлеп итү максатыннан күп эшләнә, моңа кадәр дә фатир алуга ирешкән белгечләр бездә шактый булды.
Министр фатир тапшыру тантанасыннан туп-туры бала тудыру йортында булды һәм 1нче поликлиникада барган капиталь ремонт эшләрен дә карап чыкты, эшләр барышы белән кызыксынды.
Бала тудыру йортында хәзер ремонт төгәлләнеп килә инде. Ул икенче дәрәҗәдәге махсуслаштырылган акушер-гинекология ярдәме күрсәтү учреждениесе буларак күрше биш районга: Апас, Чүпрәле, Тәтеш, Буа һәм Кама Тамагына хезмәт күрсәтәчәк. Акушер-гинекология корпусының куәте 109 койкага исәп­ләнгән, шул исәптән 40гы - көндезге бүлекнеке. Яңа төс алган йортта киләчәктә бала табучылар саны 4 меңгә кадәр (ремонтка кадәр елына 1700 булган) җитәргә мөмкин.
- Сездә бөтен мөмкинлек - квалификацияле кадрлар һәм матди-техник база бар, - диде министр да бала тудыру йортын карап.
Ә 1нче поликлиникага килгәндә, 1960 елда төзелгән бу бинага күптән ремонт таләп ителә иде инде. Һәм менә 2013 елда район үзәк дәваханәсе капиталь ремонт уздыру буенча конкурска заявка биргәч, «Строй-Комплект» ширкәте җиңеп чыккан. Монда да хәзер ремонт эшләренең күбесе эшләнгән. Әмма төгәлләү өчен тагын акча таләп ителә. Министр килеп карап киткәч, бу мәсьәләнең дә тиз арада хәл ителүенә өмет бар. Ә проект-смета документлары әзер.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев