Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илнар белән Фәрит редакцияне коткарды

Редакциябез биш катлы йортның беренче катында урнашкан. Әллә капиталь ремонттан соң, әллә инде беренче кат булганга, кайбер бүлмәләрдә салкын иде.

Аякка итек, иңгә мамык шәл япмый утырырлык булмады. Иде дип әйтүем юкка түгел, шөкер, бүген эшебездә җылы, рәхәтләнеп иҗат итәргә мөмкинлек бар.
Бүлмәләргә җылылык батарейлары өстәп булмас микән дип, җаваплылыгы чикләнгән «Старт 3» җәмгыятенә мөрәҗәгать иткәч, редакциябезне карап та киттеләр, берничә көннән торбаларны китереп тә куйдылар. Гадәттә, торак-коммуналь хуҗалык бик четерекле өлкә булып санала. Берәр сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, кем килер дә, ничек кенә эшләп китәр икән, дип борчыласың. Сер түгел, эленке-салынкы йөрүчеләр җитәрлек. Ә безгә килгән слесарь Илнар Галиуллин белән Фәрит Гарипов үз эшенең чын осталары икәнлеген күрсәтте. Күренеп тора: алар бу эшкә очраклы гына, ялгышып килгән кешеләр түгел. Артыгын сөйләшмиләр, ялт итеп эшлиләр дә икенче заявка буенча китеп тә баралар.
Әлеге җәмгыять 20ләп йортка хезмәт күрсәтә. Күбрәк торбаларның җылы булмавы, су юклык, кайнар суның түбән температурада булуы кебек сораулар белән халык еш мөрәҗәгать итә икән. Кая гына барсалар да, артыгын сөйләшмичә, тиз һәм сыйфатлы итеп эшләрен башкару - төп максатлары. «Күп сүз, юк сүз ул», -- ди Илнар үзе дә. Чынлап та, редакциябез бүген май кояшы кебек җылы, матур, эчтәлекле газета чыгарасы, язасы килеп кенә тора. Илнар белән Фәриткә рәхмәт инде, алар кебек оста куллы кешеләр генә юлыбызда очраса икән.

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев