Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сыйфат көнендә Яшел Үзән икмәгенә дегустация ясалган

12 ноябрь - Бөтендөнья сыйфат көне уңаеннан Яшел Үзәндә районы территориясендәге кайбер икмәк пешерү предприятиеләре җитештергән товарга дегустация уздырылган.

-Сыйфат көне бөтен җәмәгатьчелекнең кулланучыларга тәкъдим ителүче продукциянең һәм хезмәтләрнең сыйфатын арттыруга, иминлеген булдыруга игътибарын арттыру өчен ел саен шушы вакытта уздырыла. Бездә дә берничә предприятие, әйтик "Табигать байлыклары", Яшел Үзән икмәк комбинаты һәм шулай ук Васильево икмәк заводы җитештергән икмәк-булка әйберләренә дегустация ясалды, - - дип сөйли ТР Алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының кулланучылар хокукын яклау бүлеге җитәкчесе Флера Гаязетдинова.- Һәр предприятие кулланучыларга үзенең яңа продукциясен тәкъдим итте. Мәсәлән, Васильевоның "Крестьянский" арыш икмәге минераллларга һәм витаминнарга бай булуы аркасында бөтен яшьтәгеләргә дә ярый. "Кольцо багетное" кулланучыларга тәме белән бик ошый. Аның составына бодай һәм арыш оны, көнбагыш мае, чүпрә, тоз, шикәр һәм су керә.

"Хорватский" кукуруза икмәге калориясенең түбән булуы, клетчаткалы һәм витаминнарның күп булуы белән файдалы.

Яшел Үзән икмәк комбинатының "Ржаное чудо"составына кипкән җимеш, бодай һәм арыш оны, кориандар керә. "Коришпиц" багетын, һәм шулай ук кишерле-карабодайлы булкасын да кулланучылар бик ошатты.

Инспекция хезмәткәрләре "Табигать байлыклары" МУП территориясендә сыйфатсыз товарлар сатып алуга карата гражданнарны да кабул иткән. Бигрәк тә мөрәҗәгать итүчеләр планшет, кер юу машинасы, аяк киеме кебек әйберләргә үзләренең дәгъвасын белдергән. Кулланучыларга алар консультатив ярдәм күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев