Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сынауларда сынмадың син, бәхеткә бик лаек син!

Язмыш дигәннәре нәни Фираяны бер айлык чагыннан ук үз кочагына ала. Авыру әнисенең тәрбия­ли алмаслыгын күреп, аны Баулыдагы ятимнәр йортына бирәләр, бераз үсә төшкәч, Башкортстанның Октябрьск каласындагы балалар йортына күчерәләр. Бишенче класска җиткәч, кызның, бик тә, әнисен күреп-сөйләшеп, аралашасы килә башлый. Әнисенең адресы тәрбиячеләрдә була, күрәмсең, һәм кыз, әнисенә минем...

Язмыш дигәннәре нәни Фираяны бер айлык чагыннан ук үз кочагына ала. Авыру әнисенең тәрбия­ли алмаслыгын күреп, аны Баулыдагы ятимнәр йортына бирәләр, бераз үсә төшкәч, Башкортстанның Октябрьск каласындагы балалар йортына күчерәләр. Бишенче класска җиткәч, кызның, бик тә, әнисен күреп-сөйләшеп, аралашасы килә башлый. Әнисенең адресы тәрбиячеләрдә була, күрәмсең, һәм кыз, әнисенә минем янга кил әле, күрәсем килә, дип хат яза. Ләкин әнисе мин авырыйм анда хәтле бара алмыйм шул, дип җавап яза.
Кызның әнисен күрәсе килү теләге шулкадәр көчле була, бик ялынып, үтенеп сорагач, тәрбиячеләре аны, проводница белән сөйләшеп, «Казан - Уфа» поездына утыртып, юлга озаталар. Ул вакыттагы уй-кичерешләрен бала үзе генә белгәндер - күзе талганчы тәрәзәдән карап бара-бара арый да, күзләрен йокы баса. Салмыш проводница да йоклап кала - кирәкле тукталышны узып китеп, киләсендә генә төшә кыз. Аптырап, кая барыр­га белмичә елап торган баланы, ярый әле яхшы кешеләр очрап, әйдә, әниең янына алып кайтабыз дип, атка утыртып, Апас районының Дәүләки авылына илтеп куялар. Кыз, шатлана-шатлана, әнисе яши торган йортның ишеген ача... Әллә каушаудан, әллә сөенеченнән, эпилепсия өянәге кузгалган әнисенең алпан-тилпән атлавын күреп, куркуыннан чыгып йөгерә. Икенче көнне, әнисенең сеңлесендә кунып, хәл белергә килсә, әнисенең кичтән үк вафат булганлыгын әйтәләр... Менә шулай - кыз баланың әнисен беренче һәм соңгы тапкыр күрүе була.
Балигълык яшенә җиткәнче Фирая балалар йортында тәрбияләнә, тырыш кыз бик күп эшкә - бәйләргә, тегәргә өйрәнә. Шушы шәһәрдә ул үз тиңен очратып, Әнвәр исемле егет белән гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы уллары - Альберт белән Илдар дөньяга килә. Үзе дә ятим үскәнлектән, Фирая балаларын бар күңел җылысын биреп тәрбияләргә тырыша. Шулай ук кул эшләренә дә өйрәтә. Шулай матур гына яшәп ятканда язмыш Фираяны тагын сыный - ире үлеп китә. Фирая ике бала белән ялгызы кала. Тормыш сабагын тулысы белән алган Фирая бирешмәскә тырыша. Әмма улларына ата тәрбиясе кирәклеген, алар үсә төшкән саен аңлый.
Башкортстан якларыннан туганнарына кунакка килгән Сәет исемле егет белән танышып китүе дә аңа яңадан туган якларына кайтуга сәбәп була. Сәет белән Фирая гаилә корып, Норлат авылында яши башлыйлар. Гаилә тагын да ишәеп, тагын ике балалары - Фәния белән Фәнис туа. Ире Сәет төзелеш оешмасында эшләгәнлектән бу гаиләгә яңа кирпеч йорттан фатир бирәләр. Бер-бер артлы балалар да үсә, олы уллары Альберт, тугызынчы сыйныфтан соң һөнәр училищесын тәмамлап, шофер-тракторист белгечлеген үзләштерә. Озак та үтми, аны Төньяк Хәрби-Диңгез флотына хезмәт итәргә чакыралар. Командирларыннан гел Мактау хатлары гына килеп тора. Озын буйлы, киң җилкәле моряк улының кайтуын Фирая түземсезлек белән көтә. Улы, исән-сау хезмәт итеп кайтып, атна-ун көн үтүгә, бөтен дөньяны шаулаткан фаҗига була - «Курск» су асты көймәсе диңгез төбенә китә. Ә ул нәкъ менә Альберт хезмәт иткән көймә була. Шулай да язмыштан узып булмый, чып-чын ир-егет булып кайткан Альбертының, гаилә корып яшәп яткан җиреннән, 2007 елда Васильево бистәсендә үкенечле үлеме анага тынгылык бирми.
Икенче улы Илдарны исә мәкерле авыру икенче класста укыганда аяктан ега. Нерв киеренкелеге кичерүдәнме, аңарда эпилепсия өянәге башлана. Вакытында даруларын эчеп баргач, үзен әйбәт хис итә ул. Әнисе, туганнары - аның төп терәге. Илдар үзе дә кул кушырып утырмый - гел нәрсәдер ясый, бәйли. Резин шнурлардан ясалган әйберләре физик мөмкинлекләре чикле кешеләр ясаган эшләр бәйгесендә призлы урыннар, бүләкләр алган. Кул эшләре турында, мавыгып, кызыксынып сөйли ул. Аңа әнисе Фирая ханым да кушыла. Үзләренең теккән, чиккән әйберләрен күрсәтеп, тыйнак кына елмаялар. Дәүләтшиннар гаиләсе иҗат иткән әйберләрдән тулы бер күргәзмә оештырырлык.
Ике ел элек гаилә тагын зур фаҗига кичерде әле - гаилә башлыгы Сәетнең үлеме бөтен районны тетрәндерде. Ул вакытта Приморье краенда хезмәт иткән уллары Фәнис, хәрби хезмәттә калырга теләге булса да, әтисенең үлеменнән соң, авылга кайтты. «Свияга» ширкәтендә эшләүче бу егетне олысы да, кечесе дә үз итә. Гаиләдә төп терәк бит ул хәзер.
Фираяның кызы Фәния сатучы һөнәрен үзләштерде, әлегә әнисенең алыштыргысыз ярдәмчесе ул. Бу урында халык шагыйре Фәнис Яруллинның шигырь юллары бик урынлы булыр:
Яши-яши шуны белдем, -
Тормыш мәңге сыный икән.
Намусына тугры кеше
Сынауларда сынмый икән.
Тормыш сынауларына бирешмичә, балаларына үрнәк, кайгыртучан ана, сабыр, тыйнак булып калучы, ябык иңнәренә төшкән авырлыкларны зарланмыйча күтәрә алган Фирая Дәүләтшинага карап, киләчәктә сиңа бары тик балаларыңның рәхәтен, бәхетен генә күрергә насыйп булсын, дип телик!
Розалия Ибраһимова.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев