Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сыер асрап көн күрүчеләргә ярдәм

Редакциябезгә менә мондый хат килде. Хөрмәтле «Яшел Үзән» редакциясе! Авылда төрле хәлләр сөйлиләр, имеш, 3 сыер асраган кешегә сөт саву аппараты бирелә. Безнең авыл советында белгән кеше юк аны. Аннары Чувашиядә, былтыргы кебек, савым сыер башына карап акча да бирелә икән. Бездә быел булмас микән ул акча? Менә шушы сорауларыбызга...


Редакциябезгә менә мондый хат килде.
Хөрмәтле «Яшел Үзән» редакциясе!
Авылда төрле хәлләр сөйлиләр, имеш, 3 сыер асраган кешегә сөт саву аппараты бирелә. Безнең авыл советында белгән кеше юк аны. Аннары Чувашиядә, былтыргы кебек, савым сыер башына карап акча да бирелә икән. Бездә быел булмас микән ул акча? Менә шушы сорауларыбызга ачыклык кертеп җавабын газетагызда чыгарсагыз иде.

Хат язучы үзенең исемен язмаса да, авыл кешесен борчыган бу мәсьәләләрне ачыкларга булдык. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең әйдәп баручы белгече Лилия Баһаветдинова менә нинди аңлатма бирде безгә:
- Хатта әйтелгән дәүләт ярдәме шәхси хуҗалыкларында савым сыеры асрап көн күрүче авыл кешеләренә эшләрен җиңеләйтү максатында бирелә. Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты карары белән өчәр һәм аннан да күбрәк савым сыеры тоткан гаиләләр сөт саву аппараты белән бүләкләнә. Дүртәр һәм аннан да күбрәк сыеры булганнарга бирелде инде ул аппарат. Хәзер менә өчәр мал асраганнар калды. Районда андый 85 гаилә теркәлгән. Башкарма комитет җитәкчесе Александр Тыгин әйтүенчә, әлеге гаиләләр быел эшләрен җиңеләйтү чарасы белән тәэмин ителәчәкләр. Икенче мәсьәләгә килгәндә исә, анысы узган ел республика хөкүмәте карары нигезендә ( аена бер савым сыер башына 680 сумнан җәйге дүрт айга) бирелгән иде. Сыер асраучыга акчалата ярдәм итү турында хөкүмәт быел карар чыгармады әле.
Ильяс Салихҗан әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X