Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сыерларны ачтан егылулары дөресме?

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе тикшерүе Әйшә фермасында терлекләрнең ачтан егылу һәм азык булмау фактларын расламады, моңа кадәр социаль челтәрләрдә шул хакта язганнар иде.

Яшел Үзән районының «Овощевод» җәмгыяте фермасында терлек азыгы юк, ә хезмәткәрләр узган елдан бирле хезмәт хакы алмый дигән сүз шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә барлыкка килде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе тикшерүе бу фермада терлекләрнең ачтан егылу фактларын һәм азык булмауны расламады. Фермер хуҗалыгына карата банкротлык процедурасы үткәрелә, вакытлы идарәче билгеләнә. Хәзерге вакытта Татарстан прокуратурасы ферма хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләмәү турындагы мәгълүматны тикшерә. Предприятие директоры Илшат Сабирҗанов әйтүенчә, фотода «Овощевод» фермасында сыерлары түгел , бүгенге көнгә 300 тонна печән, 60 тонна терлек азыгы тупланган.

Шулай ук ул эшчеләрнең март аенда тулы исәп-хисап һәм аперльгә аванс алуларын өстәде. Барысы да Яшел Үзән ветеринар берләшмәсе контролендә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев