Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Суицид очраклары кимеми

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте медикларына һаман саен ниндидер сәбәпләр белән фани дөньядан туеп үз-үзләренә кул салучыларга ярдәм күрсәтергә туры килә.

Кан тамырын кисүчеләр, муеннарына элмәк салучылар һәм дару төймәләренә өстенлек бирүчеләр теркәлә. Суицид очраклары нигездә спиртлы эчемлек кулланган яшьләргә туры килә. Узган атнада гына медиклар шулай өч кеше янына барган. 38 яшьлек ир уенына элмәк салмакчы булган. Аңа медиклар ярдәме таләп ителгән. Почта урамында яшәүче 24 яшьлек исерек кыз кан тамырын кискән. Ә Гоголь урамында яшәүче 29 яшьлек исерек егет 20 дару төймәсен эчеп үзен агулаган. Бәхеткә медиклар ярдәм күрсәтеп өлгергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев