Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Сугыш чыкса да, ач булмассың»

Бөтен классташ кызлары белән бергә Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керергә җыенып йөргән Зөлфияне әнисе көчкә дусларыннан аерып калды. Аргументы бер иде: «Сугыш чыга-нитә калса, ач булмассың, кызым! Медицина хезмәткәрләре хәрбиләр белән бертигез дәрәҗәдәге, иң кирәкле һөнәр ияләре!» Әни сүзеннән чыгуны Зөлфия, гомумән, хәтерләми. Бу юлы да, мәктәпне тәмамлагач, ике...

Бөтен классташ кызлары белән бергә Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керергә җыенып йөргән Зөлфияне әнисе көчкә дусларыннан аерып калды. Аргументы бер иде: «Сугыш чыга-нитә калса, ач булмассың, кызым! Медицина хезмәткәрләре хәрбиләр белән бертигез дәрәҗәдәге, иң кирәкле һөнәр ияләре!» Әни сүзеннән чыгуны Зөлфия, гомумән, хәтерләми. Бу юлы да, мәктәпне тәмамлагач, ике апасы укып чыккан Яшел Үзән медицина училищесына юл тотты.
Бүген инде ул заманнардагы сөйләшүне көлемсерәп кенә искә төшерә Зөлфия ханым. Сугыш афәтен үз җилкәсендә татыган, ачлык, юклык заманнарын яхшы хәтерләгән әнисенә үпкәләп буламы?! Медицина юлыннан китүенә бер дә үкенми. Шулай булмаса, хезмәтен яратып башкармаса, бер урында 30 ел эшләп тә булмый торгандыр ул, минемчә.
Медик һөнәре ят түгел иде аңа. Күрше йортта гына Яшел Үзән медицина училищесын тәмамлап кайткан туганы эшләде. Аның янында - туган авылы Шушмабаштагы (Арча районы) фельдшер-акушерлык пунктында бик күп тапкырлар булды - күз күрмәгән эш түгел. Авыл кызларына медицина училищесында беренче елын гына кыен була: тел белмәү үзен сиздерә. Алга таба аларның тырышлыгы, үҗәтлеге, булдырам дип укуы аркасында башкалар белән бик тиз тигезләшә һәм алдырып укый, практикаларда актив катнаша башлый.
Зөлфия дә укытучысы Ольга Николаевна Бурдиловага бик рәхмәтле. Кыздан һөнәренә гомере буе тугры калырлык тырыш шәфкать туташы чыгарына ышана ул һәм Зөлфияне дә эш агачының һәрвакыт җимешне юмарт китеренә ышандыра.
Әле дә хәтерли Зөлфия: үзәк район дәваханәсе кардиология бүлегендә иң беренче эш көнендә үк аны процедуралар кабинетында авырулардан кан тамырыннан кан алырга билгеләделәр. Яшьлеге белән батыраеп, ике дә уйламый «ябышты» ул бу эшкә. Югыйсә, зур игътибар сорый торган процедураларның берсе бит инде. Шул көннән бирле, җәйге ялларда өлкән шәфкать туташы эшен алып барыр өчен аерылып торуны санамаганда, ул процедуралар кабинеты королевасы!
Авырулар ярата Зөлфия Абдулхаковнаны. Үзе хезмәт күрсәтергә тиешле булмаган палаталардан да «Системаны син куй әле!» дип сорап керә авырулар. Үзем моның шаһиты булмасам, язмас та идем. Кардиология бүлегендә дәваланучы Рәис Хәялиев: «Зөлфия ханымның кулы йомшак та, шифалы да. Кан тамырына, күзен бер сирпеп алуга, шунда ук эләгә!» - ди. Ә Зөлфия ялындырмый. Менә утыз ел инде хезмәттәше Нина Миронова белән, эшне «синеке-минеке»нә аермый, уртаклашып эшли.
Бер эш урынында 30 ел хезмәт итсә дә, һөнәр үренә мендем, барысын да беләм, дип түгел, тагын нәрсәне белергә тиешмен дип уйлый. Шуңа күрә һөнәренә кагылышлы яңалыкларны үзләштереп, белемен күтәреп тора. Зөлфия Абдулхаковна йөрәк-кан тамыры авыруларының күбәюен һәм тамырларны гел-гел «борчып» торганда, гади генә әйткәндә, аларның «качуын» билгели. Соңгы укуларда лектор авыр хезмәт башкаручыларның да кан тамырлары «эчкә китүе» турында сөйләгән иде. Димәк, авыр күтәрү кан тамырларына тискәре йогынты ясый.
Үз эшенең остасына әйләнгән шәфкать туташын башка хезмәткә дә чакырып карыйлар. Ләкин мондый дус, тату коллективтан китәсе юк аның. Кардиология - медицинаның йөрәге. Людмила Борисовна Васяева җитәкләгән кардиология бүлегендә иң грамоталы табиблар, шәфкать туташлары, иң мәрхәмәтле санитаркалар хезмәт итә, дип саный ул.
Гаиләсендә исә ике кызының сөекле әнисе, оныгының яраткан дәү әнисе. Пар канаты сынып, йөрәген яраласа да, тормышында булган авырлыкларга бирешмичә, хезмәтеннән тәм һәм ямь табып яши. Ханым-солтаным дип, нәкъ менә шундый хатын-кызга әйтәләрдер ул.
Йолдыз Шакирова,
КФУ студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев