Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сәрхәш помидор

Химиягә бакчаларыбызда урын юк хәзер.

Күбрәк зыянсыз матдәләргә урын бирергә тырышабыз. Помидорның әче бал яратуын беләсезме? Моның өчен 3 литр су, 100 гр чүпрә, 0,5 стакан шикәр комы кирәк.

Өч литрлы банкага су тутырабыз (хлорсыз). Чүпрәне җылы суда күпертәбез дә суга салабыз. Шикәр өстибез. Банканың өстен марля белән каплап, җылы урынга урнаштырабыз. Вакыт-вакыт аны болгатып алабыз. Бер стакан «әче бал»ны ун литр суга салып, һәр помидор төбенә бер литр катнашманы сибәбез. Җәй буена моны өч тапкыр кабатлагыз. Помидорыгыз күп уңыш бирер, авыруларга да бирешмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X