Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Спорт чыныктыра, яшәүгә дәрт өсти

Норлатта мини-биатлон ярышлары ел саен була. Традициягә әйләнгән чараның төп спонсоры - авылдашыбыз, эшмәкәр Фәһим Гарипов. Яшьләр арасында бу спорт төренең популярлашуына аның улы Данияр да сәбәпче: ел саен беренчелекне бирми ул. Быел катнашучылар да аз булмады. Яшел Үзән, Васильево, Осиноводан да спортчылар килгән иде. Коллективлар арасында - шәһәребезнең 4нче...

Норлатта мини-биатлон ярышлары ел саен була. Традициягә әйләнгән чараның төп спонсоры - авылдашыбыз, эшмәкәр Фәһим Гарипов. Яшьләр арасында бу спорт төренең популярлашуына аның улы Данияр да сәбәпче: ел саен беренчелекне бирми ул. Быел катнашучылар да аз булмады. Яшел Үзән, Васильево, Осиноводан да спортчылар килгән иде. Коллективлар арасында - шәһәребезнең 4нче спорт мәктәбе укучылары (тренеры В.Махалов), шәхси беренчелектә янәдән I урынны Данияр Гарипов яулады.
Балалардан соң, авылыбыз территориясендә урнашкан биш учреждение командалары чаңгы юлына басты. Бигрәк тә җирле үзидарә командасын атап үтәсе килә: чын спортчылар җыелган бирегә! Рушания Мингалиева белән Илфирә Гарифуллинага төз ату буенча тиңнәр табылмады. Газ участогында эшләүче Гөлназ белән Илдар Гатауллиннарны чын спортчы гаилә, дип атап була. Электр челтәре предприятиесе командасы җанатарларының үз-үзен тотышы, чын күңелдән үзләренекенә дәрт биреп торуы бу коллективның никадәр бердәм һәм тату икәнлеген күрсәтә.
Мәгариф учреждениеләре коллективларының чыгышы да игътибарга лаек. Икешәр, өчәр бала тәрбияләүче ханымнарның чаңгыга басуы гайре гаҗәп хәл түгел, бу коллективларда сәламәт яшәү рәвешен алып баручыларның күплеге турында сөйли.
Ярышның спонсоры - Фәһим Гариповка рәхмәтебез зур: бер генә катнашучыны да игътибардан читтә калдырмады. Ә авыл башлыгы Илгиз Баһаветдинов мондый ярышларны елга бер тапкыр гына түгел, ешрак үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Спортчыларны кайнар чәй һәм коймак белән сыйлаган мәдәният хезмәткәрләренә дә рәхмәт.
Розалия Ибраһимова.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X