Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

СПИД – ул әле «беттем» дигән сүз түгел

Бүгенге көндә дөньяда коронавирустан гайре бер авыру да калмады бугай, дигән фикер туа. Ә чынлыкта бу һич кенә дә алай түгел.

Иң күп кеше йөрәк-кан тамырлары авыруыннан үлә. Икенче урында өч хәрефле сырхау, өченче җәллад баскычында юл-транспорт һәлакәтләре һәм үз-үзенә кул салучылар, дүртенче, бишенче, алтынчы...

Безнең илдә 90нчы еллар башында чәчәк ата башлаган һәм «гасыр афәте» дигән дан яулаган СПИД, шулай ук, яшь гомерләрне өзү буенча лидерлар рәтендә кала бирә. Кешенең иммунодефицит вирусына (ВИЧ) наркоманнар, төрмәдә утыручылар, асоциаль гаиләдә тәрбияләнүче яшүсмерләр проблемасы дип карау гадәткә кергән. Әмма соңгы елларда ул наркоманнар авыруы булудан туктаган. Хәзер вирус бик еш сак ланмаган гадәти якынлык аша иярә.

Бүгенге көндә ВИЧ турында тагын бер ялгыш фикер – аны яшьләр авыруы дип уйлау. Әйе, бу егерме еллар элек шулай булган да. Статистикага күз салсак, 2000 елда аны йоктыручыларның дүрттән бер өлешен 15-20 яшьлекләр тәшкил иткән. Ә хәзер хәл бөтенләй үзгә. Мәсәлән, әлеге инфекцияне үзләрендә яңа ачыклаучыларның 40%ы – 30-40 яшьлекләр һәм шуның кадәр үк – өлкәнрәкләр.

СПИД эпидемиясенә инде 40 ел. 1981 елның 5 июнендә америкалы биш ирдә беренче клиник очрак рәсми рәвештә теркәлә. Россиядә ВИЧлы беренче пациент 1987 елда ачыклана. Шуннан алып агымдагы елның җәй уртасына кадәр илебездә 1 млн 528 мең инфекцияле кеше яшәгән. Аларның 405 меңе авыруларының катлаулануыннан үлгән. Хәзер ВИЧ инфекцияле россия леләр саны 1 млн 122 мең – болар рәсми теркәлүчеләр. Бу санга безнең Яшел Үзән районында СПИД белән авыручы 621 кеше дә керә. Безнең белән аралашырга ризалашкан, районыбызның бер бистәсендә гомер итүче ирле-хатынлы Зилә белән Идрис Садриевлар (исем-фамилияләр, әлбәттә, үзгәртелде) да әлеге исемлектә.

Аларның гаиләсенә бу шомлы яңалык, аяз көнне яшен суккандай, җиде ел элек бәреп керә һәм 32 ел бергә матур, дус-тату гына түгел, яратышып яшәгән пар арасына кара елан булып ята. Барысы да гаилә башлыгының сәламәтлеген ныгытып кайту максаты белән республикабызның бер шифаханәсенә хатыныннан башка гына барып кайткач башлана.

– Безнең аңа кадәр беркайчан да аерым йөргәнебез булмады, – дип сөйли Зилә ханым. – Күрәчәк менә шулай үзенең тозакларын корадыр, күрәсең. Ул вакытта мине эшемнән җибәрмәделәр, Идрис үзе генә китте. Һәм аңа шифаханәдә дәвалану чынлап та ярдәм иткән иде, менә бит ял килешкән сиңа, дип шатланып каршы алдым әле үзен. Сагынышкан идек, ул ике атна бик озак тоелды, хәтта. Әйтәм бит, аерым йөргәнебез юк иде, дип. Балалар кечкенә чакта, дүртәүләшеп, инде алар үз ояларын коргач, парлашып кына бардык бөтен җиргә. Тормышның астын-өскә әйләндерергә менә шул бер очрак җитте. Без хәзер, инде ВИЧлы килеш җиде ел яшәп, килештек мондый тормыш рәвеше белән. Алдан бик тә авыр булды. Ул беренче елны үләселәрем килде.

Әмма алар ул кризисны җи ңеп, гаиләләрен һәм бер-берсенә элекке кебек җылы мөнәсәбәтләренә кадәр саклап калырга көч таба.

Үзләренең ВИЧ йоктырганнарын, Идрис абый ял итеп кайт каннан соң, 3-4 айлар узгач, очраклы гына беләләр Садриевлар. Зилә апага анализлар тапшырырга кирәк була. Ул бернидән дә шикләнмичә, нәтиҗәләрен алырга бара һәм табиблар хәбәр иткән яңалыктан соң чак кына аңын җуеп егылмый. Иренә дә әйтми тора, ышанмыйча, тагын ике җирдә анализлар тапшыра. Алары да «положительный» килә. Шуннан соң гына, өйләренә кайтасы килмичә, урамда бик озак каңгырап йөреп, күз яшьләрен көчкә тыя алганнан соң гына, ире янына кайта. Һәм каршына утыртып, хәбәрне җиткерә, шифаханәдә булган хәлләрне сөйләтә.
Идрис абыйга үзе сырпаланган ханым, шулай ук, яшь булмый, 55ләрдән узган була. Кайтып китәргә өч көн калгач, салган баштан, интим мөнәсәбәткә керәләр. Күрәчәккә, шул ике тапкыр йоклау җитә.

– Әгәр дә миңа йокмаган булса, ә Идрис үзе генә авырса, мөгаен аерылган булыр идем, – дип дәвам итте Зилә апа. – Берәр ай бөтенләй күрә алмас дәрәҗәгә җиттем, Идрискә генә түгел, бөтен дөньясына үпкәм күперде, бөтен нәрсәне кырасым, җимерәсем килде, тузындым. Нигә без? Нигә менә ул, яки теге түгел, нигә без?!! Инде аннары күземне күтәреп иремә карадым. Һәм аңа бик күпкә кыенрак булуын, барлык нәрсәдә үзен гаепле сизүен, соңгы адым ясарга да мөмкинлеген күрдем дә, айнып киткәндәй булдым. Хатын-кыз көчлерәк бит ул! Нинди хәлдә булсак та, аның бөтенләй юкка чыгуыннан курык тым. Чын яратышу шулай икән ул, бөтен нәрсәне кичерә, хәтта шундый җитди авыру сәбәпчесен дә. Иремнең миннән башка бу проблеманы күтәрә алмаячагын аңладым.

Моңарчы табибларга аерым- аерым барсалар, шул көннән анда да парлашып йөри башлыйлар. Балаларына да әйтәләр. Алдан алар да шок хәлендә кала, ә хәзер олы терәкләре, әти-әниләренә карата бик тә игътибарлылар. Оныклары да дәү әни-дәү әти дип кенә тора.

– Иң мөһиме, яныңда минем Зифам кебек олы терәгең һәм табиблар билгеләгән һәр дәвалануны контрольдә тотучы кирәк. Мин аңа чиксез рәхмәтле. Әгәр дә җиде ел элек мине ташлаган булса, бәлки бүгенге көнне күрмәс тә идем инде. Ул минем җирдәге фәрештәм! – ди Идрис абый хатынына мәхәббәт тулы карашын төбәп.

Тормыш менә шулай төрле яклап сыный кешене. Әмма үз вакытында табибларга мөрәҗәгать итсәң һәм дәваланудан йөз чөермәсәң – СПИД белән дә Ходай биргән гомереңне, мәсәлән 80 яшеңә кадәр, яшәп бетерер гә була. Хәзерге замана дарулары, препаратлар көчле. Алар ярдәмендә бу куркыныч авыруны да йөгәнләп тотарга һәм тулы тормыш белән яшәргә мөмкин. Бары тик табиблардан качмаска һәм алар билгеләгән дәвалануны тиешенчә үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев