Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Советлар Союзы Герое Николай Алтынов – безнең якташыбыз

Николай Алтынов районыбызның Бишнә авылы җирлегенә кергән Осоко-Ковали авылында туып үсә. 1924 елның 10 февралендә туган егет 1939 елда прицепчы булып эшли башлый. Әкренләп трактор йөртергә өйрәнә һәм ул тракторда эшли, тиздән тырыш егетне тракторчылар бригадиры итеп куялар. Якташыбыз сугышка 1942 елның 21 августында алына. Әлбәттә, тракторчы егет танк йөртә....

Николай Алтынов районыбызның Бишнә авылы җирлегенә кергән Осоко-Ковали авылында туып үсә. 1924 елның 10 февралендә туган егет 1939 елда прицепчы булып эшли башлый. Әкренләп трактор йөртергә өйрәнә һәм ул тракторда эшли, тиздән тырыш егетне тракторчылар бригадиры итеп куялар.
Якташыбыз сугышка 1942 елның 21 августында алына. Әлбәттә, тракторчы егет танк йөртә. Старшина Николай Алтынов, атаклы Т-34 танкы белән дәһшәтле сугышларда катнашып, Берлинга кадәр барып җитә. Якташыбыз күрсәткән батырлыклары өчен бик күп дәүләт бүләкләре белән бүләкләнә. Механик-водитель Алтынов Варшава - Познань юнәлешендә (мәгълүм Висло-Одер операциясе) барган һөҗүм сугышларында бигрәк тә аерыла. Гвардияле 2нче танк армиясе составында аның Т-34 танкы туктамыйча барлыгы 400 километр юл үтә һәм дошманның күп санлы техникасын җимерә һәм сугышчыларын дөмектерә. Фашистлар оборонасын өзеп һөҗүм итә башлаган беренче көнне генә дә аларның танкы фашистларның миномет батареясен, берничә автомашина һәм олауларын юк итә. 1945 елның 21 гыйнвар көнне башланган һөҗүмдә исә, Нотець елгасы аша салынган күпердән беренче булып чыгып, Лукатц-Кройц (Кшиж) шәһәренә бәреп керә. Якташыбыз танкы шунда дошманның артиллерия батарея­сен юк итеп безнекеләргә күпер аша чыгарга юл ача. Аннары тимер юл станциясен фашистлардан азат итүдә зур өлеш кертә. Иң мөһиме, немецларның сугышчан техникасы төялгән эшелон паровозын юк итә һәм кораллар безнекеләргә кала.
СССРның Югары Советы Президиумы Указы белән, Висла-Одер операциясендә күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен, 1945 елның 24 мартында, старшина Николай Николаевич Алтыновка Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм ул Ленин ордены һәм «Алтын йолдыз» медале (№7932) белән бүләкләнә. Шул ук елның 24 февралендә, Кутно һәм Клодава шәһәрләрен азат итүдә күрсәткән батырлыклары өчен, ул III дәрәҗә Дан ордены белән дә бүләкләнә.
Батыр якташыбыз сугыштан 1947 елда әйләнеп кайта. Юдино район МТСында инженер-механик булып эшли башлый. 1957 елда Казанга моторлар төзү берләшмәсенә эшкә күчә. Николай, гаилә корып, өч кыз һәм бер малай тәрбияләп үстерә. Ул 1997 елда дөнья куя. Мәрхүмне, васыяте буенча, туган авылы Осоко-Ковали зиратында җирлиләр.
Ильяс САЛИХҖАН әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев