Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе 930 сумга җитте

Ай саен түләнә торган түләүләрне (ЕДВ) индексацияләү белән бергә 2015 елның 1 апреленнән социаль хезмәтләр җыелмасы да 5,5 процентка артты.

Закон буенча социаль хезмәтләр алучы федераль ташламага ия булучыларның бу хезмәтләрне натуралата яисә акча эквивалентында алуга хокуклары бар. Шул ук вакытта закон буенча хезмәтләрне тулысынча акчалата яисә өлешчә дә алырга була.
2015 елның 1 апреленнән социаль хезмәтләрнең бәясе 930 сум 12 тиен тора. Шул исәптән медикаментлар - 716 сум 40 тиен, санаторийга юллама - 110 сум 83 тиен, транспортта йөрү - 102 сум 89 тиен.
Әгәр дә бу җыелманы натуралата алудан баш тартып гариза язылган булса һәм алдагы елда да аны акчалата алырга теләгән кешегә Пенсия фондына мөрәҗәгать итү кирәкми. Әгәр дә инде ташламага ия булучы социаль хезмәтләр җыелмасын киләсе елның 1 гыйнварыннан натуралата алырга карар кылса, ул вакытта 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондына гариза язарга кирәк.
Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 361 мең кеше ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев