Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Соравың булса, җитәкчеләр ишеге ачык

Халык хәзер үзен борчыган сораулары белән власть органнарына тоткарлыксыз мөрәҗәгать итә ала.

Моның өчен аның төрле формалары бар. Телисең икән җитәкчеләргә язма рәвештә тәкъдимнәреңне җиткерә аласың.
Электрон форманы да кулланырга була. Шулай ук шәхси кабул итүләр дә яшәп килә. Болар барысы да власть органнарына халыкка якынаерга, ә шул ук вакытта халыкның үзенә тормыш шартларын сизелерлек җиңеләйтергә мөмкинлек бирә. Яшел Үзән муниципаль районында яшәүчеләр дә бу ысулларның барысыннан да хәзер бик теләп файдалана. Моны килгән мөрәҗәгатьләргә карап бәяләргә була. Иң мөһиме - проблемалар оператив хәл ителә.
Менә шулай, июнь аенда халыктан килгән сорауларга җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә ясалган җентекле анализга караганда, яшел үзәнлеләрне иң беренче чиратта төзекләндерүгә, төзелешләргә, юл хуҗалыгына кагылышлы сораулар борчый. Шулар буенча җирле власть органнары тиешле нәтиҗә ясарга тырыша. Әлбәттә, торак-коммуналь өлкәгә кагылышлы проблемаларның беркайчан да кимегәне юк. Бер ай эчендә «Халык контроле» дәүләт электрон формасы аша районда йөзләгән кеше үз проблемасын җиткергән.
- Шуларның берничәсенә тукталып үтәм, - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Александр Старостин. - Шәһәрдә Төзүчеләр урамының 19нчы йортында яшәүчеләр җәелгән асфальт юлның сыйфатсызлыгына дәгъва белдерде. Бу йорт файдалануга кыш көне тапшырылганга күрә анда асфальтның беренче катламы гына салынган иде. Бүгенге көндә юлның икенче катламын уңышлы җәеп куйдылар. Октябрьский бистәсенең Обсерватория тимер юл станциясендә җирасты юлында электр лампалары булмау яшәүчеләргә уңайсызлык тудырган. Сорауны без бу территориягә хезмәт күрсәтүче Горький тимер юлының «РЖД» ААҖ филиалына җиткердек, хәзер анда лампалар куелды. Зур Ключи, Әйшә, Ильинка авылларында санкцияләнмәгән чүплекләр хасил булуы да «Халык контроле»нә килгән мөрәҗәгатьләрдән беленде. Административ-техник инспекция хезмәткәрләре боларны урынга барып тикшерде, фактлар расланды, җитешсезлекләр төзәтелде.
Җитәкче муниципаль район башлыгының «Кайнар линиясе»нә килгән сорауларның үтәлешен дә билгеләде.
- Шәһәрнең Норкин урамында яшәүчеләр хәбәр итүенчә, скверда чүп савытлары вакытында түгелми, баганаларда яктырткыч электр лампалары ватык, - диде Александр Старостин.
Тулырак - газетаның 53нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев