Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сораулар контрольгә алынды

ТРның эчке эшләр министры - полиция генерал-майоры Артем Хохорин белән ТРда кеше хокуклары буенча уполномоченные Сәрия Сабурская хакимият бинасында халыкны кабул итте. Кабул итүгә Яшел Үзәннән, Казаннан, Васильево һәм Әйшәдән 11 кеше язылган иде. Ике пенсионер йорт янында парковка кагый­дәсен бозучы күршеләренә дәгъва белдерде. Ялганчылардан зыян күргән берничә кеше мөрәҗәгать...

ТРның эчке эшләр министры - полиция генерал-майоры Артем Хохорин белән ТРда кеше хокуклары буенча уполномоченные Сәрия Сабурская хакимият бинасында халыкны кабул итте. Кабул итүгә Яшел Үзәннән, Казаннан, Васильево һәм Әйшәдән 11 кеше язылган иде.
Ике пенсионер йорт янында парковка кагый­дәсен бозучы күршеләренә дәгъва белдерде. Ялганчылардан зыян күргән берничә кеше мөрәҗәгать итте. Хезмәт хакы түләмәүгә бәйле сорау белән дә килүче бар иде. Кайбер гражданнарга юридик консультация генә кирәк булды. Ә инде җентекләп тикшерергә кирәкле сорауларны Артем Хохорин һәм Сәрия Сабурская шәхси контрольгә алды. Соңыннан министр эчке эшләр бүлеге эше белән танышты. Ул хезмәткәрләрнең бүлмәләрен, махсус учреждениеләрне, кинологлар үзәген карады һәм шәхси состав белән очрашты.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлеге хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X