Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сорау-җавап. Бурыч үтәмәүчеләргә җәза билгеләнгән

– Хәрби хезмәткә барудан баш тартканда нинди җаваплылык каралган?

Сорауларга җавапны Яшел Үзән шәһәре прокуроры ярдәмчесе Лиана Низамова бирә:


– Конституция нигезендә Ватанны саклау Россия Федерациясе гражданинының бурычы булып тора.
Закон буенча хәрби хез мәт кә 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәрге, хәрби исәптә торучы яки исәптә тормау чы, әмма исәптә булырга тиешле һәм запаста тормау чы ир-атлар чакырылырга тиеш.
Россия Федерациясе Җи ная ть ләр кодексында үз бу ры чын үтәргә теләмәүче ләргә карата җәза төрләре билгеләнгән. Һәм алар җиңелләрдән түгел. Әйтик, хәрби хезмәткә чакырылудан качып йөрүчегә, аны узудан азат ителүгә законлы нигезләр булмаганда, 200 мең сумга кадәр штраф яки 18 айга кадәр хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф, йә 2 елга кадәр мәҗбүри эшләр, йә 6 айга ка дәр арест, йә 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Шулай ук, чакыру буенча хәрби комиссариатка бармау, хәрби исәптән төшерелмичә 3 айдан артык вакытка яшәү урынын үзгәртү, хәрби исәпкә вакытында куелмау, медицина таныклавыннан яки чакыру комиссиясе юлламасы буенча медицина тикшерүеннән читләшү, хәрби билетны аңлы рәвештә юк итү, йә саксызлык өчен җаваплылык каралган һәм штраф санкцияләре кулланылырга мөмкин.
Законлы нигезләре булмаган килеш чакырылыш буенча хәрби хезмәт узмаган гражданнарга, чакыру комиссиясе бәяләмәсе нигезендә хәрби билет түгел, ә белешмә бирелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев