Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Соң булмасын...

Кызыл диплом, уңышлы карьера, үз бизнесым – миндә булдыклылык һәм аек акыл тәрбияләде. Шуңадыр, ничә еллар буе күңел түремдә йөрткән ир-егетне 17 елдан соң кабат күргәч,  йөрәк авазын тыңламадым. “Аннары”га калдырдым. Ә бит иртәгәсе көннең булмавы да мөмкин. Бу турыда сирәк кеше уйланадыр. Мин дә шулар рәтендә...

Бер ял иртәсендә мине телефон шалтыравы уятты. “Юююк, бүген булса да йокларга бирегез инде, ә!” – дигән уй белән, күземне дә ачмый гына трубканы кулыма алдым.

-Хәерле иртәләр, торырга вакыт! – бу тавышны мин меңнәр арасыннан да таныр идем. Йокым юып алгандай, шундук ачылды.

-Сәлимов, синме? Каян?

-Хәзер килеп җитәм, сөйләрмен. Әйдә, каршыла кунагыңны! – диде чыбыкның теге башындагы тавыш.

Сәлимов минем сыйныфташым иде. Ул чакларда без гел бергә булдык. Тик язмыш безне аерды. Мин үз эшемне ачып, туган шәһәремдә калдым, ә аңа Мәскәүгә китәргә кирәк булды.

Ятагымнан да торып өлгермәдем, ишектә звонокка бастылар. Бу ул – Камил иде.

-Сәлам, мә тот, бу сиңа! – дип, бер кочак кыр чәчәкләре тоттырып та куйды. Кухняга узып, үз өендәге кебек чәйнекне кабызды, ике чынаякка кәһвә ясады, шул арада үзенең тормышын да сөйләргә өлгерде. Мин ачылган авызымны ябарга онытып аны күзәттем һәм торган саен аның миңа ничек якын, кадерле булуын аңладым.

-Һәм мин әлегә кадәр өйләнмәгән, - дип йомгаклады ул сүзен, бизнесы, Мәскәү кырыенда коттедж салып бетерүе турында бәян иткәннән соң.- Башкалада кызлар күп булды, тик мин аларны гел синең белән чагыштырам, чөнки син минем өчен һәрчак идеал булдың.

-Мин дә бер тапкыр да кияүгә чыгып карамадым. Башта уку, аннары эш...

Минем бу сүзләрем Камилне аптырашта калдырды.

-Ә минем бүген кич поезд. Мин бит инде күптән кайткан идем, тик синең яныңа килергә кыюлыгым җитмәде, ә бәлки син кияүдәдер. Менә соңгы көнне, булса була инде дидем дә, килдем. Иске танышын куып чыгармас әле, дип уйладым.

Кинәт Камил агарынып китте, иреннәре зәңгәрләнеп чыкты, күзләре йомыла башлады. Өстәл кырыена ябышты, тыны кысылып, йөрәгенә тотынды.

-Йөрәк. Хәзер нитроглицерин эчәм дә, үтә ул!.. Я, ярый, Асиюш (ул гына мине шулай атый иде), миңа вакыт, - дип, яшьле күзләрен миңа төбәде.

-Камил, син мине аңла зинһар, миңа синең белән бик рәхәт иде, тик бик күп вакыт узды. Һәммәбезнең үз шөгыле, җайга салган тормышы, эше...

-Мин барын да аңлыйм. Мин сиңа һичшиксез берәр атнадан шалтыратырмын, я үзең шалтырат. Кәгазь бир, үземнең номерымны, адресымны язып калдырам, бәлки башкалага кунакка килерсең.

Камил шалтыратмады. Түзмәдем, үзем аның номерын җыйдым, тик беркем дә җавап бирмәде. Берничә көн шул ук хәл кабатлангач, нәрсә көтәм соң, үземә барырга кирәк, дип, билет алдым. Барып җитем, ишек төбендә басып торам. Аны миңа Камилнең әнисе ачты.

-Сезгә кем кирәк?

-Камил Сәлимов биредә яшиме?

-И, кызым, Камилне бер атна элек җирләдек. Ә сез кем?

-Мин аның мәктәп дусты, Асия Әхмәтова булам.

-Ә, бу сезмени? И, Ходаем, Асиякәй, ничә еллар узган! Хәзер, көтеп торыгыз, Камил сезгә нәрсәдер калдырды. – Алып чыгып ниндидер конверт тоттырды да, артык берни дә әйтмичә ишекне ябып куйды.

Ә мин берни аңламыйча, исәр кебек шактый басып тордым әле. Һич кенә дә Камилнең инде юклыгын кабул итә алмадым. Ничек инде, әле бит кәһвә эчеп, сөйләшеп торганга атнадан чүт кенә артты ләбаса! Менә ул инде юк...

Күрәсең ул минем яныма кайтып та бик күп нәрсәне сөйләмәгән, бары тик соңгы тапкыр күреп калырга теләгән...

Мин конвертны ачтым, ә анда бары тик берничә сүз язылган кечкенә генә кәгазь кисәге ята иде: “Канатлар биргәнең өчен рәхмәт”.

Миндә ул язу әле дә саклана. Кулыма алган китап арасыннан аның килеп чыгуы шушы хатны язарга сәбәпче дә инде. Бүген һәм хәзер яшәгез! Хисләрегезне яшермәгз, әйтегез! Соң булмасын...

 

Сәлам белән, Асия.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X