Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сәнгать мәктәпләре төзекләндерелә

Татарстанның 7 балалар сәнгать мәктәбен «Мәдәни мохит» төбәк проекты кысаларында «Мәдәният» милли проекты кысаларында төзекләндерәчәкләр.

2020 елда Татарстан Республикасында балаларга өстәмә белем бирү мәгариф учреждениеләрен масштаблы яңарту планлаштырыла. 

Әгерҗе, Яшел Үзән, Лениногорск, Чистай, Питрәч, Апас, Актүбә бистәсендә урнашкан җиде балалар сәнгать мәктәбендә ремонт ясалачак. Шулай ук проектка Әлмәттә Ф.З.Яруллин исемендәге музыка көллияте дә кертелгән. Әлеге объектларны яңартуга 138 млн сумнан артык акча җибәреләчәк. 2020 елда ДШИ ремонтына һәм реконструкцияләүгә барлыгы РФнең 60 тан артык төбәге акча алачак. 

Моннан тыш, Татарстан өстәмә белем бирү оешмалары быел 106 миллион сумлык музыкаль инструментлар белән тулыландырылачак. Шуның 61 703,0 мең сумы федераль бюджеттан, 44 681,5 мең сумы республика бюджетыннан биреләчәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев