Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

СМСны ялгыш номерга юллау сәбәпле, бер хатын-кыз 30 елга төрмәгә эләгергә мөмкин

Матбугат чаралары хәбәр итүенчә, 19 яшьлек Шелби Эйкс полиция хезмәткәренә наркотик алырга тәкъдим иткән.

АКШның Джонс округында яшәүче 19 яшьлек Шелби Эйкс телефон номерын бутап, наркотик сатып алу тәкъдимен полиция хезмәткәренә юллаган, дип хәбәр итә Fox59.

Детективлар хатын-кыз белән элемтәгә кереп, очрашу турында сөйләшкәннәр. Эйкс "сатып алучыларга" бары тик рецепт белән генә бирелә торган метамфетамин һәм авыртуны баса торган дару саткан, килешү барлыгы 700 долларлык булган.

Полиция хезмәткәрләре хатын-кызны кулга алганнар, аңа 30 еллык төрмә яный.

Чыганак - Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X