Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сөмбелә Абдуллина:Укытудан туктасам да, укудан туктаганым юк

Бишнәгә командировкага баруыбыз бик җайлы булды безнең. Бәхеткә, иртәдән үк көн кояшлы, якты, нурлы иде. Аяк асты да бераз катырып җибәргән иде, шуңа күрә Бишнә урамнарының җәйге челләдә дә кипми торган пычрагын күрмәдек тә, сизмәдек тә. Иң беренче эш итеп, газетабызның штаттан тыш хәбәрчесе Сөмбелә Абдуллина ничек яши, нинди эшләр...

Бишнәгә командировкага баруыбыз бик җайлы булды безнең. Бәхеткә, иртәдән үк көн кояшлы, якты, нурлы иде. Аяк асты да бераз катырып җибәргән иде, шуңа күрә Бишнә урамнарының җәйге челләдә дә кипми торган пычрагын күрмәдек тә, сизмәдек тә. Иң беренче эш итеп, газетабызның штаттан тыш хәбәрчесе Сөмбелә Абдуллина ничек яши, нинди эшләр белән мәшгуль икән дип, аның өенә юл тоттык. Сөмбелә Абдуллина исеме районның мәгариф тармагында эшләүчеләргә дә, укучыларыбызга яхшы таныш. Тирән эчтәлекле тормышчан мәкаләләре, хисле шигырьләре «Яшел Үзән» газетасы битләрендә озак еллар дәвамында даими басылып килде. Соңгы вакытта мәкаләләр язудан бераз туктап торса да, ул һәрвакыт безнең күңелдә, безнең арада, ул һәрвакыт безнеке. Сөйләшүебез дә аның бүгенге көн мәшәкатьләре, мәктәп, чын дуслар, игелекле укучылары турында.

«Без югалганнар исемлегенә керергә тиеш түгел»
- Мине югалткансыз­дыр дип уйлаган идем инде, күптән язганым да юк, - дип сүз башлады Сөмбелә Абдуллина. - Язмасам да, сезне һаман укып барам, күңелемнән сезнең белән сөйләшәм, серләшәм. Үзем исән-сау, бүгенге көндә пенсиядә, тик шул сүзне, никтер, бер дә әйтәсе килми әле. Хәер, хөкүмәт көчләп чыгармаса, әле өйдә утырырга исәп юк иде. Безнең гөрләп эшләп торган Бишнә урта мәктәбен башлангычка калдырып, район бик баегандыр дип уйламыйм. Минем 55 яшьлегемә туры килде ул мәктәпне башлангычка калдыру. Кешечә итеп, сәхнәгә чакырып озатуны көткән идем, тик, сез күп, диделәр дә, чиратка тезеп, бер ботак хризантема, кибеттән 500 сумга савыт-саба алырга сертификат бирделәр. Безнең белән саубуллашулары шул булды. «Ярар, мин әйтәм, кечкенә кызым Лилиягә кияүгә чыкканда бирермен» дип, шуңа бер кәстрүл алып кайтып куйган идем, шулай тора ул 2 ел вакытын көтеп. Безгә бушка килгән әйбер ярамый, хәзер нәрсә кирәк - шул бар кибеттә, кызым үз кирәген үзе алыр. Берәрсенә бүләк итәрмен дип торам.
Без җиңел аяклы булдык. Без киткәч, укытучыларга хезмәт хакын күтәрде хөкүмәт. Мин инде, аптырап, елап утырмадым. Казанда яшәүче кызым белән киявемә китеп, бер ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем.
- Сез бит, белүемчә, 40 елга якын балаларга белем биргән, мәгърифәт нуры тараткан кеше. Мәктәпкә урнашмыйча, ничек балалар бакчасына керер­гә җөрьәт иттегез?
- Әлбәттә, мәктәптә эшләп өйрәнгән кешегә бакчада эшләүнең үз кыенлыклары бар икән. Бик ошамады - киттем. Дөрес, бакчага эшкә кергәнче, ике мәктәптән татар теле укытырга урын белешкән идем. Минем югары категорияле укытучы булуым шүрләтте ахры, ул мәктәпләрдәге татар теле завучларын. Өстәвенә, пенсионер да, кыскасы, без уртак тел тапмадык. Башлангычта урыннар булганын, кызганычка, бакчага эшкә кергәч кенә белдем. Аннан, бер башлагач, сабыйларны ташламадым, эшләдем инде.
- Мәктәпне, укучыларыгызны сагынасызмы?
-Укучыларым оныттырмый мәктәпне. Сез укыткан балалар олимпиа­даларда урын ала иде дип, күрше авыл укытучылары, кайсыбер балаларның әти-әниләре, яныма килеп, рәхмәт әйтәләр. Юлда йөргәндә Раифа борылышында авылга кайтырга машина көтеп торыр­га туры килгән вакытлар була. Укучыларым, танып, туктап, апа, әйдә утырыгыз дип, авылга кадәр илтеп куя. Беркөнне генә Синтәкнең Салих улы кайтарып куйды авылга. Игътибарлы һәм ихтирамлы балалар тәрбияләгән әти-әнисенә күңелемнән кат-кат рәхмәт укыдым. Укучылар турында сүз кузгалгач, күпсанлы күзәтүләремнән чыгып, шуны да әйтим әле: мәктәптә «3» һәм «4» билгеләренә укыган малайлар «4»-«5»кә укыганнарыннан игелеклерәк икән.
Бишнә башлангыч мәк­­­­тәбе укытучыларына да рәхмәт, Өлкәннәр көненә чакырганнар иде. Авыл җирлегендә дә онытмыйлар: он, шикәр комы өләштеләр. Мин бит әле бик өлкән кеше түгел, шуңа күрә үз һөнәрем бәйрәмендә котлауларын көтәм күбрәк. Мәктәп бетте дип, без югалганнар исемлегенә керергә тиеш түгел.

«Төшемдә дә язам»
- Сөмбелә, бер ел өйдә утырганда нинди эшләр белән шөгыльләндегез?
- Өйдә дә буш вакыт юк. Бишнә мәдәният йортында эшләп килүче «Өмет» ансамбленә йөрдем. Авылда китапханәдә еш булам. Дини китаплар укыйм. Пәйгамбәрләр тарихы аеруча кызыксындыр­ды мине. Укытудан туктасам да, укудан туктаган юк. Дусларымны, туганнарымны йөреп чыктым. Сирәк кенә газеталарга языштыргалыйм, кайчак, мин язып бернәрсә үзгәрмәс дип, язмыйм да. Интернет аша дуслар, элекке сабакташлар белән аралашырга Әлмәттә яшәүче кызым Лилия өйрәтте. Анда җырлар өйрәнәм, үз шигырьләремне куям, укучыларым белән дә аралашам. Мин бераз «челтәр»гә керми торсам, синсез күңелсез дип, эзли башлыйлар. Аллаһка шөкер, мин кемнәргәдер кирәк әле. Скайп аша да сөйләшәбез, смс та язышабыз. Композитор егетләр белән таныштым, Аллаһ боерса, минем язган шигырьләремә көй язарга ышандырдылар. Көтәм әле, тагын язам. Бер дус­тым әйтмешли, минем һәр сүзем, һәр җөмләм шигъри юллардан тора. Монысы инде Аллаһ Тәгалә биргән сәләт, аннан качып булмый, язасы килеп тора. Төшемдә дә язам. Мин бит Арча районында үскән кеше, анда безнең суыбыз шундый. Халкыбызның талантлы улы Гомәр Бәширов авылына йөреп укыдык, ул язган «Җидегән чишмә» җырында сурәтләнгән чишмәләрнең суын эчүнең дә файдасы тими калмагандыр. Анда җырчылар да күп. Мин дә җырламый тора алмыйм. Аннан, моңлы булуның тагын бер сәбәбе - татар теле бүлеген тәмамлавымдыр. Безне университетта талант ияләре укытты. Кураторыбыз, якташым, яраткан укытучым-язучым Мөхәммәт Мәһдиев кенә дә ни тора!
- Дини китаплар укыйм, дисез. Мәдрәсәгә йөрисезме?
- Сеңлем Рәйсә мәдрәсә бетерде, хәзер Ислам университетында укый. Аңардан калышмаска исәбем. Ул биргән Коръәннән гарәп хәрефләре белән укырга өйрәнәм. Дөрес укыйммы икән дип, тикшерү өчен, Казанда кызларым янындагы мәчеткә барам. Казанның истәлекле урыннарында, зур кибетләрдә йөрим. Китап кибетендә еш булам, яңа әсәрләрне карап чыгам, кайсын сатып алам. Язучылар йортында узучы юбилей-концертларга чакырып торган шагыйрә Эльмира апа Шәрифуллинага рәхмәтлемен.
- Элегрәк Яшел Үзәнгә килгәндә, редакциягә дә сугылып, авыл, мәктәп хәлләре турында сөйләп, көлдереп чыгып китә идегез. Хәзер безнең шәһәргә йомыш төшмиме?
- Яшел Үзәндә дә еш булам. Улым Айрат гаиләсе белән шунда яши. Оныгым да бар, алар сөенеп каршы ала. Шәһәр үзгәрде, ямьләнде. Җәен Яшел Үзән бигрәк матур, ул чәчәкләрне күреп туеп булмый. Балаларымның ихтирам-хөрмәтен, кай­гыр­ту-яратуын тою, яшәргә көч бирә. Алар белән безнең төбәкнең, респуб­ликаның истәлекле урыннарына сәяхәт кылабыз.

Алма агачыннан ерак төшми
- Сөмбелә, сагынасызмы соң мәктәпне?
- Ничек кенә әле! Гомеремнең 37 елын балаларга белем бирүгә багышлаган кеше бит мин, шуның 27 елын Бишнә урта мәктәбендә укыттым. Сагынам, бик тә сагынам мәктәбемне. Математикадан кала, бөтен төр фәннәрне укыттым мәктәптә: немец, рус һәм татар телләрен дә, тарих, география дә, башлангычларда да эшләдем. Мәктәп дип үлә идем, шуннан башканы белмәдем.
- Сез - бик бәхетле ана, ни өчен дигәндә, үзегезгә менә дигән алмаш тәрбияли алгансыз.
-Хәзер җаным тыныч, чөнки эшемне Казанда яшәүче кызым Гүзәл дәвам итә. Ул да, минем кебек, башта - педагогия училищесын, аннары университет тәмамлады. Укучылары да, әти-әниләре дә бик хөрмәт итәләр үзен, алар белән телефоннан да сөйләшеп тора, интернет аша да аралаша. Эшен яратып, бөтен җанын-тәнен биреп башкаруына куанып бетә алмыйм. Тынычлап эшли алсын өчен, кызым эштә чакта бәләкәй оныгым Илүзәне карыйм, шуңа күрә хәзер күбрәк Казанда яшим, ә Бишнәгә ял көннәрендә генә кайтам.
- Шигырьләрегезне ки­тап итеп чыгарырга исәп бармы?
- Китап чыгарырга, әлеге дә баягы, акча күп кирәк. Элек кайсыберәүләр минем күпме хезмәт хакы алуым белән кызыксына иде, хәзер күпме пенсия алуымны тикшерә. Миңа аерым бирмиләр инде, кешенеке кадәр күләмдә. Чит илләргә чыгарга җиткереп булмый әле. Аннан элекке җитәкчебез үзәккә үтә иде сөт сатасыз дип. Хәзер сатмыйм инде, мин сатмагач, сөткә дә бәя артты. Менә хөкүмәт пенсиядәгеләргә сыер алуга ярдәм итә торган программа чыгарса, сөт сатуга йөрергә исәп бар. Бәлки, шигырьләремне китап итеп чыгара алыр идем. «Ник чыгармыйсыз?» диючеләр күп. Менә шулай, елмаеп, авырлыкларга бирешмичә, картаймый, балалар-онык­лар сөенеченә куанып яшәп яткан көннәрем.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев