Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Синоптиклар чын челләнең кайчан киләсен белгертте

Синоп­тик­лар җәйнең икенче яртысына шундый һава торышы вәгъдә итә.

Россия Гидрометеорология үзәгенең лаборатория мөдире Людмила Паршина сүзләренә караганда, атна азагында 33 градуска кадәр җылы булачак. Татарстан синоптиклары исә пәнҗешәмбе көнне үк 30 градустан югары һава торышы вәгъдә итә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүмат­ларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә кайбер ра­й­оннарда кыска вакытлы яң­гырлар яуса, көндез явым-төшемсез булачак. Терекө­меш баганалары төн­лә - 13-18 градус, көндез 26-31 градус җылы һава торышы күрсәтәчәк. Атна ахы­рында исә Татарстанда явым-тө­шемсез, эссе көн­нәр хөкем сөрәчәк.
Табиблар мондый эссе көннәрдә сәламәтлек турында да онытмаска ки­рәк­леген искәртә. Сигез сәгать тынчу бүлмәдә эшләп, эсселек бә­реп торган өегезгә кайтып керсәгез - организмга ике­ләтә авырга туры киләчәк, ди алар. Шуңа күрә табиблар челләдә иртә-кич табигатьтә йөрер­гә киңәш итә. Кондиционер белән дә артык мавыкмау яклы алар. Иң яхшысы - бүлмәдә дымлы чүпрәк белән тузан сөртеп, вентилятор кабызу. Эссе көнне, үзеңне мәҗбүриләп булса да, гадәттәгедән 1,5 тапкыр күбрәк су эчәргә киңәш ите­лә. Сусауны газсыз, балсыз су белән басу зарур. Челләдә алкоголь куллану йөрәк һәм кан тамырларына зыян ки­терергә мөмкин.
Июль ае сынамышларга иң бай айлардан санала. Күзәтүчән кешегә аның һәр көненнән нәтиҗә чыгарырлык, ди белгечләр. Әйтик, 15 июль көнне агачларда беренче саргайган яфрак­лар күренсә, көз һәм кыш иртә киләчәк. 16 июльдә чебен-черки өерләре белән очып йөрсә, алдагы җиде тәүлектә яхшы һава торышы сакланачагын көт. 26 июльдә исә аеруча игътибарлы булу сорала. Бу көнне явым-төшемсез һава торышы күзәтелсә - көз уңышка бай булачак, көчле яңгырлар исә уңышның начар булачагы турында ки­сәтә.
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X