Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Синоптик россиялеләргә атна ахырында "гадәти булмаган" көн вәгъдә итте

23 октябрьдә, җомга көнне, Яшел Үзән районында яшәүчеләрне гадәти булмаган табигый күренеш көтә.

Бу хакта Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде.

"Гадәти булмаган көн булачак, Европа Россиясе үзәгенә түбән басым якынлашачак", - дип аңлатты синоптик. Циркуляция үзгәрү сәбәпле, температура үзгәрәчәк - ул 3°С ка артачак.

Аның сүзләренә караганда, пәнҗешәмбе - 22 октябрьдә, көннең икенче яртысында яңгырлар явачак. Җомга көнне алар дәвам итәчәк, ә һава температурасы +13 С.

Вильфанд өстәп әйткәнчә, аннары тагын салкыннар киләчәк. Элегрәк Роман Вильфанд аңлатканча, салкыннан соң әбиләр чуагы кайтуын көтәргә инде кирәкми.

"Баш киеменнән башка, курткасыз чыгарга мөмкин булган җылы һава торышы булырга тиеш. Хатын-кызлар җәе - ул +17... +19°C, әлбәттә, хәзер мондый җылылыкның бернинди билгеләре дә юк ", - дип шәрехләде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев