Синайда һәлакәткә юлыккан самолетта таймерлы җайланма табылган
Россиянең А321 самолеты бортында таймерлы җайланма булган. Бу хакта Fox News телеканалына сылтама белән РИА "Новости" язып чыккан.
Телеканал мәгълүматларына караганда, җайланма ике сәгатькә көйләп куелган була. Икенче бер чыганак, алып барылган эш фаразлары буенча, бомбаны самолетның ягулык системасына яисә аның янәшәсенә урнаштырылуын җиткерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев