Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шырданның суперәбиен һәркем ярата

Олы Шырданга Үзбәкстан якларыннан улы һәм килене янына кунакка Хәлимә апа кайтып төште. Авылның табигате, халкы аңа бик ошады, һәм ул авылдан үзенә йорт сатып алды. Күптән бу өйдә кеше тормаган иде. Иң беренче итеп, Хәлимә апа аңа газ, су кертте. Бер елдан соң өй эчләрен яңартты. Былтыр йортның тышын...

Хәлимә апа Үзбәкстанның Сәмәрканд төбәгендә яшәгән. Кырык бер ел буе балаларга үзбәк һәм гарәп теленнән белем биргән. (Университетны бары тик бик «яхшы» билгеләренә генә тәмамлаган). Аның сүзлек-лөгатьләре күп. Ул миңа татар телендә рус теленнән кергән сүзләрнең күп булуына гаҗәп­ләнүен белдерде. Мәсәлән, мәкне «кызгалдык», цикорийны «майчәчәк» дип төрлечә атасаң, яхшырак булыр иде, ди. Сәбәбен аңлаттым: безнең татар халкы Тукай сүзләре белән әйтсәң, «руслар белән гомер бакый тел-лөгать алмашып яшәгән», дидем.
Хәлимә апаның бакчасы - әкият дөньясы. Анда Үзбәкстан якларыннан алып кайткан тәмләткеч үләннәр, гүзәл чәчәкләр ди­сеңме - ниләр генә үсми?! Ул ногыт борчагы, мәтрүшкә, көзгә кадәр җимеш бирә торган виктория... Әбинең иң яраткан шөгыле - кабак үстерү. Аның бакчасында берничә төре бар: ташкабак, балкабак, яшел, сары, кызгылт төстәгеләре. Хәлимә апа кабактан нинди генә ризыклар әзерләми. Кунакка берәр кабак кыстырып бара. Шырдан халкын да кабакны яратырга, аннан төрле ризыклар пешерергә өйрәтте. Аның тагын яратып үстергән яшелчәләре - суган һәм сарымсак. Суганның сарысын, агын, шәмәхәсен үстерә, сарымсаклары йодрык кадәрле була. Авыл халкы Хәлимә ападан суган, сарымсак сатып алып рәхәтләнә. Әбинең тагын бер үзенчәлеге бар: ул төрле матур эшләпәләр тегәргә ярата. Җәй көне кырда эшләпә кигән хатын-кыз күрсәгез - ул Хәлимә апа. Дару үләннәре, гөмбәләр, агач кайрылары җыя. Үзбәкстанны, аның табигатен, кешеләренең кунакчыллыгын сагынып яши ул. Үзе дә килгән кунакны чуенда пешергән тәмле пылавы, шоколад-сөттән ясалган эчемлеге белән сыйлый.
Хәлимә апа җәйләрен бакчада казынса, ә кышкы озын төннәрдә бәйли, тегә, газета-журналлар укый, китапханәгә йөри. Ул күршеләренә «туганым» дип эндәшә. Алар үзләре дә әбине хөрмәт итәләр. Улы гаиләсе дә авыр эшләрен башкарырга ярдәменнән ташламый.
Бөтен яктан уңган, кешелекле, миһербанлы, алтын куллы, кунакчыл Хәлимә апаны күршеләре, танышлары «суперәби» диеп атый. Чынлап та, ул авылыбызда үзенчәлекле урын алды. Аны һәркем ярата, үз итә.
Зәйнәп Нуруллина.
Олы Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев