Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәһәрдә – биш, районда сигез сквер ачылачак

Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Ел кысасында үзенең яшел ял итү зоналарын реконструкцияләү буенча гаять зур күләмле программа тормышка ашырыла башлады.

Март аенда Рөстәм Миңнехановка рес­публика башкаласы парк зоналарын төзекләндерү проектлары тәкъдим ителде. Президент бу идеяләрне хуплады, әмма реконструкция эшләренә тотынганчы, шул тирәдә яшәүчеләр белән уйлашып, фикер алышырга кушты. Хәзер проектлар буенча фикер алышулар бара.
2015 елда барлыгы 160 парк һәм сквер төзекләндерелергә тиеш. Бу максатка рес­публика бюджетыннан шәһәр һәм районнарга 1 миллиард сум акча бирелә. Планда - элек тә булган яшел зоналарны тәртипкә китерү һәм 800 гектар мәйданда яңаларын булдыру.
Яшел Үзән муниципаль районында ел кысасында шәһәрдә - биш, районда сигез сквер булдыру күздә тотыла. Район республика бюджетыннан 40 млн сум алды. Мәйданнар кадастр исәбенә куелды һәм ел башында планлаштырылганнарның күбесе тормышка да ашырылды инде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә шәһәребезнең Комаров урамында Советлар Союзы Герое, якташыбыз Николай Алтынов исемендәге паркны төзүгә старт бирелде. Бишбатман авылында герой якташларыбыз - Дан орденының тулы кавалеры Михаил Хитевка, Ивановское авылында Советлар Союзы Герое Николай Волостновка һәйкәлләр ачылды һәм бу тирәдә халыкка ял итү, төрле чаралар үткәрү өчен мәйданнар булдырылды.

Гүзәл МИНҺАҖЕВА.



Язманың тулырак вариантын газетаның 39нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев