Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сәхнәдә эшче яшьләр көч сынашты

Яшел Үзәндә эшләүче яшьләрнең беренче республика иҗат фестиваленең гала-концерты булып узды. Татарстан предприятиеләренең яшь эшче-хезмәткәрләре әлеге фестивальгә бик озак әзерләнде. Республиканың өч районында узган фестивальгә жюри каравына 90нан артык иҗат номеры тәкъдим ителгән иде. Фестивальнең төп призы - Татарстан Республикасы Президентының күчмә кубогы, 100 мең сумга сертификат һәм Зур Җидегән...

Яшел Үзәндә эшләүче яшьләрнең беренче республика иҗат фестиваленең гала-концерты булып узды. Татарстан предприятиеләренең яшь эшче-хезмәткәрләре әлеге фестивальгә бик озак әзерләнде.
Республиканың өч районында узган фестивальгә жюри каравына 90нан артык иҗат номеры тәкъдим ителгән иде. Фестивальнең төп призы - Татарстан Республикасы Президентының күчмә кубогы, 100 мең сумга сертификат һәм Зур Җидегән йолдызның бер кисәгенә исем бирү хокукы. Суперфинал 10-12 декабрьдә Казанда узды. Җиңүчеләрнең концерты 14 декабрьдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә булачак.
Суперфиналда Яшел Үзәннең үзешчән артистлары - фанер заводы, ПФМК һәм Серго исемендәге заводның иҗат коллективлары да катнашты. «Хореография» номинациясендә ЗФЗ, ПФМК һәм Горький исемендәге заводның бию коллективлары өченче урынны алган иде. «Вокал» номинацисендә Булат Абзалетдинов III урынны яулады (Горький исемендәге завод); II урында - Булат Гыйлемханов һәм Максим Смагин дуэты (Серго исемендәге завод). Максим Смагинның җиңеп чыгасы беркемдә дә шик тудырмады. ЗФЗ, ПФМК коллективлары -«Визит карточкасы» дигән номинациядә җиңүче. Михаил Савельев «Художество образын гәүдәләндерү» дигән номинациядә махсус призга ия.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев