Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәхси йортлар һәм дача хуҗалары өчен көтелмәгән 3 штраф

Бүген россиялеләрнең күбесе авыл җирлегендә яши, шәһәр читендәге дачаларга ия. Әмма аларның бик азы гына иң көтелмәгән гамәлләре өчен штрафлар салынырга мөмкин, дип уйламый.

Төзелеш материалларын, утын яки теләсә нинди конструкцияләрне йорты янында өю 
Шәхси йорт хуҗасы бу территорияне чисталыкта, һәм тәртиптә тотарга тиеш, ләкин аны куллануга, мәсәлән, төзелеш материалларын саклауга бернинди хокукы да юк. Мондый закон бозу буенча уртача штраф 3-4 мең сум тәшкил итәчәк. 

Нормаларны бозып урнаштырылган урам бәдрәфләре өчен 
Канун нигезендә, урамдагы бәдрәф чокыры белән ишегалдындагы иң якын корылма арасындагы ераклык 12 метрдан да ким булмаска тиеш. 
Мондый хокук бозу өчен штраф 100-500 сум тәшкил итәчәк, өстәвенә, күршеләрегез андагы искә даими зарланган очракта, мондый штраф сезгә һәрдаим салынырга мөмкин. 

Чүп үләннәре баскан кишәрлек булса 
Төзекләндерү кагыйдәләре таләпләренә ярашлы рәвештә, хуҗа кеше тирә-яктагы территориянең чисталыгы турында гына түгел, ә бәлки, ишегалдындагы биләмәләрнең чисталыгы турында да кайгыртырга тиеш. Шуңа күрә йорт тирәсен чүп үләннәре һәм агачлар басып алган өчен шулай ук штраф каралган. 
Төбәкләр буенча мондый штраф гадәттә 500-2000 сум тәшкил итә. Моннан тыш, йорт янындагы җирләрдән тиешле рәвештә файдаланмаган өчен штраф ун мең сумга җитәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X