Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шигъри тәлгәшләр

Үземнеке - үзәктә Галәмнәрнең миңа иң газизе - Үзем яшәп яткан бу галәм. Уем гизә аның киңлекләрен, Һәр тарафка сәлам җибәрәм.

Бу галәмдә күпме галактика!
Бөтенесен хуплый акылым.
Тик үз галактикам җанга якын -
Газиз миңа киек каз юлым.

Галактика тулы хәтсез йолдыз,
Һәрберсенә карыйм ис китеп.
Ләкин үз йолдызым кояш кына
Карый миңа көлеп, үз итеп.

Кояш хозурында әйләнүче
Һәр планета миңа сөйкемле,
Ләкин җирем минем бердәнберем,
Газиз миңа әни шикелле.

Җирдә төрле-төрле кавемнәр күп,
Һәркайсына зурдан хөрмәтем.
Үз кавемем татар - тик бердәнбер
Үзәгемне өзгән милләтем.

Җирдә төрле-төрле илләр бик күп,
Һәммәсен дә сөям, яратам.
Дөньядагы бар татарга мәркәз -
Татарстан өчен җан атам.

Космополит та мин, шул ук вакыт
Чикләнмәгән ватанпәрвәр дә.
Ватанпәрвәр булып, бар галәмгә
Ихлас белән сәлам җибәрәм.
Равил Сәйфетдинов.
Мулла Иле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X