Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шаһиәхмәтов: Безнең бурыч хәзер - ихтыяҗны стимуллаштыру

Татарстанда Республика маркетинг үзәге гамәлдә, шуның нәтиҗәсендә эшмәкәрләр 28 млрд. сум акча эшләгән инде.

Татарстанда икътисадны җанландыру өчен ихтыяҗны стимуллаштыру мөһим. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белдерде.

Әлеге бурычны хәл итү кысаларында Республика маркетинг үзәге төзелде. Аны предприятиеләр һәм муниципалитетларга эчке ихтыяҗны стимуллаштыру чарасы буларак актив тәкъдим итәләр.

«Гади генә итеп әйтсәк: заказчы да, тәэмин итүче дә кергән мәйданчык бар. Закон таләпләрен үтәгәндә, аларның бер-берсен табу мөһим. Бүген шундый мисаллар бар: 3,5 меңнән артык предприятие әлеге мәйданчыкта эшли инде. Алар инде 28 млрд. сум акча эшләделәр ", - диде ул.

Интервью sntat.ru да басылган. Видеоверсияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында күрергә була.

"Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью" программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 сәгатьтә "Татарстан 24" телеканалында һәм якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев